#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб Зәнкиевның тәрбияви ролен дәресләрдә куллану

последние и лучшие новости искусства в мире

Укытучы һәм үз халкын хөрмәт иткән Якуб Зәнкиевны  милләтебезнең язмышы, яшьләрнең киләчәге борчыган. Ул ата-анабыздан мирас булып калган милли тәрбия нигезләрен сакларга тырышкан, аларны гаиләдә һәм мәктәптә тәрбия эшенең нигезе итеп кертү хакында борчылып язган. Яшь буынны мәрхәмәтлелек рухында тәрбияләү - аның мәкаләләренең төп асылын тәшкил итә. Һәр язмасында ул яшьләргә халкыбызның рухи байлыгын сеңдерү турында уйланып язган. Балаларга милли рухтагы тәрбия бирү мәсьәләләре аны гомеренең соңгы көннәренәчә борчыды, ул тәрбия мәсьәләсенә карата үзенең фикерләрен безгә газета–журнал битләрендә әйтеп калдырды. Якуб абыйның язмаларының һәрберсе укучыларга  гыйбрәт алырлык, олы нәтиҗәләр ясарлык итеп сурәтләнгән. Сезнең игътибарыгызга, мин үз дәресләремдә һәм класстан тыш эшемдә кулланган Якуб Зәнкиевның тәрбия темасына багышланган язмаларын тәкъдим итәм:

«Тубыл шәһәрендә күп катлы мәһабәт йортка сокланып карап торганда, кулына чиләк тоткан яшь егет килеп чыкты. Ул гамьсез сызгыра-сызгыра, пычрак кәгазьләр, тәмәке төпчекләре белән бергә бөтен ипине һәм кайсаклы пирожный калдыкларын чүп-чар сала торган чокырга илтеп түкте.

- Сез нишлисез?! - дип ачынып кычкырдым мин, үз-үземне белештермичә.

- Азык калдыклары белән нишләргә боерыр идегез? Әллә күгәргән ипи ашарга кушар идегезме? - диде егет. Һәм, берни булмагандай, җиңел адымнар белән матур йортка кереп югалды. Ә мин шул урынга кадаклап куйгандай катып калдым. Кул аякларыма кургаш койгандай булды.

... Ачлы- туклы үткән бала чакларым, авыр сугыш еллары, дошманнан азат ителгән шәһәрләрдә икмәк кисәген сорап сузылган сабыйларның нәзек беләкле куллары яшен тизлегендә күз алдымнан үтте. “Солдат абый, бер генә сынык икмәгегез юкмы? Әнкәем ачтан үлә”, - дигән тавышлар яңадан колагымда яңарып китте. Баягы таза, тук егетнең кыланышы иң соңында әнә шул икмәкне мең газап белән үстергән, аны авыр табигать шартларында урып-җыеп алган меңнәрчә урак батырлары, игенчеләр алдында кичерелмәс олы җинаять булып тоелды миңа. Мин әкрен генә өйгә таба кузгалдым, ләкин бәйләнгеч уйлар бер минутка да башымнан чыкмадылар”.

“...Ул елны миңа җиде яшь иде. Апам:

- Якуб, әйдә Кареленога бәрәңге алырга барабыз. Бөтен авыл шунда бара, - диде. Карелено дигәндә, безнең Хуҗайланнан 30-35 чакрым булыр. Иртеш тә кичәсе бар. Анда, бәрәңге саклана торган зур бинада, өшеп черегән бәрәңге бар икән. Апам белән без шул чокырда ярты көн казынгач, яртылаш черек ике чиләк бәрәңге табып, икенче көнне өйгә аякларыбызны көчкә өстерәп кайтып кердек. Безнең Зәйнәп түтәебез шул табышка да шат булды. Ул бәрәңге катыш кычыткан шулпасы әзерләде, бәрәңге боткасы пешерде. Әй тәмле булды да соң! Өстенә сөт салынган шул бәрәңге боткасыннан да тәмлерәк ризык юктыр кебек тоелды миңа”.

Икенче бер мисал:

“1943 елның кышында без бер атнадан артык вакыт Курск өлкәсенең Среднедорожное авылы янындагы урманда дошман чолганышында калдык. Бер дә азык булмаганлыктан һәм салкыннан солдатлар тәмам хәлсезләнделәр. Старшинаның кысып-кымтып саклап калган бер-ике телем ипиен яралы солдатлар авызына дару урнына каптырдык.

Хуҗайлан мәктәбендә директор булып эшләгән чагымда бервакыт укучыларыбызның ашханәдә ипи кисәкләре, бәрәңгеләр белән бер-берсенә атышып уйнаулары турында ишеттерделәр. Нишләргә?!  Педсоветта киңәшкәннән соң, без мәктәпкә олы буын кешеләре - Әхмәтша, Дәүләтша бабайларны, дөнья күргән берничә әбине, фашист концлагеренда булган Пермяков иптәшне чакырдык. Александр Андреевич Пермяков башыннан кичкәннәрен, лагерьда көн дә йөзләрчә кешеләрнең ачтан шешенеп үлеп калуларын, үзенең, Совет Армиясендә 80 кг тарткан, өч айда 35 килограммга калуын бик тә ачынып искә алды.

Зиннәтбану әби - 1921 нче ачлык елда Татарстанның Олы Бакырчы авылыннан килеп яшәп калган кеше. Ул класс бүлмәсенең почмагына шаян малайлардан куркып поскан төсле бөрешеп каткан ипи кисәген табып алды. Аны кадерләп өреп, сыйпап чистартты. Шул чагында әбинең кыяфәтен күргән класс тынып калды. Иелгәндә чәчәкле–чуклы кашемир яулыгы ап-ак чәчләрен ачып муенына шуып төшкән иде аның. Ипи кисәген күкрәгенә кысып, ул алга чыгып басты. Аның күзләре чыланган иде.

- Менә шушы Ипи кисәген таба алмаганлыктан, ике сеңлем ачлыктан үлде минем, нәниләрем. Әби күз яшен яулык читенә сөртеп алды. Ул ипине баш очына күтәрде: “Икмәктер менә, хак сүз бу!” Аннары кулындагы ипи кисәген кадерләп кулъяулыгына төреп кесәсенә салып куйды.

 Шушы очрашудан соң балалар ипи белән шаярмас булдылар. Ашханәнең түренә зур лозунг эленде: “Икмәк - изге. Ул - илебезнең зур байлыгы. Миллионнарның көче түгелгән икмәкне, азык-төлекне саклагыз!”.

                Яшьләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә: сезгә мохтаҗлыкны күрергә туры килмәсен! Тик менә муллыкта яшәгәндә дә аның кадерен белергә кирәк. Мул табынга утырган саен безнең бәхетебез өчен сугыш кырында башларын салган 20 миллион совет кешесе турында уйлагыз! Яшь дус! Үзеңең фронтовик бабаңнан сора. Ни өчен дөньяда бодай орлыкларының төсеннән дә матуррак төс юк, мичтән чыккан арыш ипиенең исерткеч хуш исеннән тәмле ис юк!”

 Алдагы фикерләргә йомгак ясап, шундый нәтиҗәгә ясарга мөмкин: Я.Зәнкиевнең һәр язмасында, әсәрләрендә дә үзенең язмышы, тормыш тәҗрибәсе, туган халкының тарихы, башыннан кичергән выкыйгалар, аларга язучының үз мөнәсәбәте чагылыш таба. Мин аны һәр чакта укучылырга татар әдәбияты дәресләрендә укыйм һәм без тәрбия сәгатьләрендә болар турында сөйләшәбез.

Тәнзилә ТИМКАНОВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836