2021 ел нәтиҗәләре буенча бүләкләнгән табибә

последние и лучшие новости искусства в мире

4-10Тубыл шәһәренең 3 нче өлкә хастаханәсенең травматолог–табибәсе Әлфия Урамаева 2021 ел нәтиҗәләре буенча югары профессиональлек, актив гражданлык позициясе өчен шәһәр Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ул Төмән дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаганнан соң, туган шәһәре Тубылга эшкә кайтып, 2009 нчы елны хезмәт юлын әлеге хастаханәдә башлап җибәрә.

Травматологның эше җиңелләрдән түгел. Әлфия Рисхәт кызы һөнәре, көндәге эше турында: “Бүген яңа COVID-19 вирусы халык арасында гына түгел, ә медицина хезмәткәрләренең эш ритмына да җитди үзгәрешләр, төзәтмәләр кертте. Табиблар, шәфкать туташлары һәм кече персонал үзләренең бурычларын, эшләрен тырышып башкаралар. Мондый вакытта безгә карата кешеләрнең, хакимият вәкилләренең игътибары артканга, медицина хезмәткәрләренә дә хөрмәт үсә. Мин һөнәрем буенча, эш урынымда пациентның нинди проблема белән килүенә карап процедуралар үткәрәм. Нинди генә авырлыклар булмасын, коллегаларым һәр авыручы кешене дәвалыйлар, ярдәм күрсәтәләр. Безнең юнәлештә авыруларны беренче карау берничә этаптан тора: авыруны визуаль караудан соң, сораулар бирелә. Мисалга, зарарланган буын янында хәрәкәт амплитудасын билгеләргә кирәк. Яра булган очракта анысын эшкәртергә, сөякләрне яраштыра, беркетә торган бәйләвеч салырга. Иң көчле авыру белән мөрәҗәгать иткән очраклар да күп була. Аларга дәвалау блокадасын һәм өстәмә тикшеренүләрне үткәрергә кирәк. Әйтергә кирәк, катлаулы, авыр хәлдә булган авыруларга да, аягын ялгыш басып килүчеләр белән дә эшлибез. Хәтәрләнүчеләр бездән ярдәм көтеп килә. Безнең төп бурычыбыз - аларга һөнәри ярдәм күрсәтү, тынычландыру. COVID-19 вирусы белән авыручылар күп булган чорны эшләү җиңел булмаса да, табиблар, шәфкать туташлары хезмәтләрен тырышып башкаралар. Алар рәхмәт һәм мактау сүзләренә лаеклылар”, - дип көндәлек хезмәте турында сөйләде.

Әлфия Рисхәт кызы бүген дә үзенең эш урынында хезмәтен уңышлы дәвам итә, аңа рухи көч, сәламәтлек һәм иминлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума