#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

2023 ел - Кара Куян елыннан нәрсә өмет итәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Кролик (Куян) елы дип тә, Песи елы дип тә атыйлар. Киләсе яңа 2023 елны Кара Су Куяны (Песи) елы диләр. Аның стихиясе - су.

Куян елы нинди булыр?

Бу нисбәттән астрологларның да үз карашлары бар. Алар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә. Тормышыгызны баштанаяк үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез бу елдан. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмавыгыз хәерле. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен яхшы булачак. Йорт, фатир мәсьәләләрен дә хәл итү өчен – Куян елы җайлы вакыт.

Киләсе ел гаилә бәхете, игелек һәм тыныч, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыралар. Бу елда туган-тумачалар, гаилә әгъзалары белән ызгыш-талашлар булмаска тиеш. Һәр кешенең игътибары гаиләсенә, сөйгән ярына юнәлгән булса, бик яхшы.

Парсызлар ярларын табар, яратышып йөрүчеләр гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, ди йолдызлар белгечләре. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян фигурасын алып куярга киңәш итүче танышларыгыз да бардыр әле.

Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу йорт җанлы ел хуҗасының да күңеленә хуш киләчәк.

Яңа ел төнен ничек каршыларга?

Кара Куян елы булганга күрә, өстенлекнең кара төскә бирелүе дә сәер түгел. Классик кием яратучылар ак яисә соры төстәге костюм кия ала. Куян гына түгел, ә Мәче елы да бит бу, шуңа күрә өч төрле төсне кушып, зәвыклы итеп киенә белсәгез, бик яхшы булачак.

Киемегез, чәчегез, гомумән, Яңа ел төненә образ уйлаганда өстенлекне гадилеккә бирегез, купшылык артык булыр.

Өегез интерьерында кызыл төс булмау хәерле. Бүлмәләрегезне бизәү өчен якты төсләрне, яшелне сайлагыз. Тере чәчәкләрегез, бүлмә гөлләрегез бар икән, бик әйбәт. Хайван принтлы җәймәләрегезне алып куеп торыгыз. Ел хуҗасы «көндәш бар» дип уйламасын. Кәнәфи, диваннарыгызга йомшак япкычлар алып җәегез, уңайлы, кечкенә генә мендәрләр тезеп куегыз. Урын җайлы, уңайлы булуы белән үзенә җәлеп итеп торырлык булсын.

Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәлегез сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиешлеген онытмагыз. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы. Яшелчәләр дә кызганмагыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга биреп карагыз әле. Кунакларыгызга төп сый итеп – тутырылган тавык тәкъдим итегез.

Бүләкләр

Куян, Песи елы дип, якыннарыгызга тере хайваннар бүләк итәргә ашыкмагыз әле. Мондый төр бүләкләрне алдан сөйләшеп куеп кына алу яхшы. Хуҗабикәләр өчен йорт кирәк-яраклары, мәсәлән, интерьер булдыру өчен дивар рәсемнәре, вазалар шәп бүләк булачак. Чүлмәктәге берәр бүлмә гөле дә яхшы. Песи, куян формасындагы төрле беләзек, ачкыч чылбырына тага торган вак-төяк ише әйберләр дә читтә калмый.

“Интертат

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836