#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

90 нчы еллар дискотекасы

последние и лучшие новости искусства в мире

30-13Узган гасырның туксанынчы елларында Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында балалар аз туган. Шушы сабыйлар үсеп җиттеләр. Авылда мәдәният йорты заман таләпләренә туры килә: уңайлыклар эчендә, бөтен җирдә тәртип урнашкан. Дискотекалар уздырырга техника, төсле музыка яхшылардан. Бөтен мөмкинлекләр бар, әмма демографик кризис аркасында яшьләр юк. Өч-дүрт кыз-егет чарасызлыктан дискотекага күрше авылларга баралар.

90 елларда үзләре яшь булган, хәзер Төмәндә яшәүче киндерлеләр интернет челтәре, телефон аркылы элемтәгә кереп, авыл яшьләренә ярдәмгә килергә булдылар. Бер шимбәдә шәһәрдән җыелып кайтып, гөрләтеп 90нчы еллар дискотекасын уздырдылар. Башта мәдәният йорты директорыннан ризалык сорадылар, ул инициативаны хуплагач, авыл халкына чара турында игълан иттеләр.

Элекке яшьләр сандыклардан, чемоданнардан шул чордагы киемнәрне алып киделәр, прическалар ясадылар. “Яшь чакта шулай киендекме?” – дип шаккаттылар, көлделәр. Тәвәккәлләп мәдәният йортына юнәлделәр. Монда 90 нчы еллар яшьләре генә түгел, 70-80 елларда клубка танцыга йөргән абый-апалар да килделәр, 40лаган кеше җыелды. “Boney M”, “Ласковый май”, “Веселые ребята”, “Руки вверх” төркемнәре, “Casablanca”, “Света Соколова”, “Комиссар” җырлары яңгырады. Ике сәгатьтән артык вакытта барлык кеше биеде, олыраклар сагынып яшь вакытларын искә алдылар.

Ял иткән арада Төмәндә яшәүче Марат Мотыйгуллин микрофоннан: “Җыела алабыз икән бит, барчасы үзебездән тора. Авылны яшәтик, яшьләргә булышыйк. Аена бер тапкыр булса да шулай җыелып, кайтып дискотека уздырыйк. Яшьләр исеменнән мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Серебрянскаяга, чараны оештыручы Төмәндә яшәүче Луиза Мөхәммәтовага һәм башкаларга зур рәхмәт, - дип сөйләде.

Халык җыелып истәлеккә фотога төште, тәэсирләнеп, күтәренке рух белән таралышты. Оештыручылар киләчәктә дискотеканы тагын да кызыклырак, төрле уеннар белән бизәп үткәрербез дигән өметтә калдылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836