#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Абитуриентларга файдалы киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Халыкта: ”Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, - дигән мәкаль бар. Чынлап та, җирдә бәхетле яшәр өчен яраткан гаилә булдыру гына җитми ул, җаныңа хуш килгән, теләп башкарган һөнәрең булуы да бик мөһим. Кемгә дә сер түгел, мәктәптә укыганда балаларга булачак һөнәр сайлау турында уйланырга вакыт та юк. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру белән алар каршына җитди сорау килеп баса. Нинди һөнәр сайларга? Кайсы уку йортына кереп белем алырга? Ә кайберәүләр балачактан ук кем булачакларын күзаллыйлар, әлбәттә, аларга баш ватарга туры килмәячәк.

Кайсы уку йортын сайларга икеләнеп торучы абитуриентлар өчен психологлар менә нинди киңәшләр бирә.

Киң профильле белгечлек эзләгез. Күпләр киң профильле белгечлеккә дөрес бәя биреп җиткермичә, анда укырга җыенган абитуриентларны ваемсыз хыялыйлар дип атыйлар. Әмма мондый уку йортлары, кая укырга керергә белмәүчеләр өчен, иң отышлы адым. Чөнки укып чыккач, күп төрле һөнәрләр арасыннан күңелгә ятышлысын сайларга мөмкинлек булачак.

Дәрәҗәле уку йортларын сайлагыз. Күренекле эксперт Алена Владимирская әйтүенчә, эш бирүчеләр күп очракта булачак хезмәткәрләренең нинди юнәлеш буенча укыганнары түгел, ә нинди югары уку йортын тәмамлаганнары белән кызыксыналар. Әгәр дәрәҗәле уку йортында тырышып укысагыз, тәкъдим ителгән мөмкинлекләр белән куллансагыз, гади дипломнан башка нигезле белем алачаксыз, күпме файдалы кешеләр белән танышачаксыз һәм, асылда, мондый дуслыкның киләчәк эшегездә кирәгеп чыгуы да ихтимал. Уку чорында башка һөнәр алу турында уйлап җибәргән очракта да, дәрәҗәле уку йортыннан башкаларга күчәсе җиңелрәк булачак. Үзегезнең мөмкинлекләрне аек уйлап, уку йортларының иң дәрәҗәлесен сайлагыз.

Тайм-аут алыгыз. Әгәр уйланырга вакыт кирәк дип тапсагыз, курыкмыйча, бер ел ял итеп торырга мөмкин. Бу очракта теләгән белгечлек буенча эшкә урнашып, булачак һөнәрне эчтән өйрәнеп була. Әгәр инде булачак һөнәрегезне күз алдына китерә алмыйсыз икән, төрле сфераларны сынап, югары уку йортлары программаларын үзләштерергә, тестлар үтеп, психологлар белән киңәшеп карарга да мөмкинлек булачак.

Якыннарыгызның киңәшләрен беразга онытып торыгыз. Әлбәттә, әти-әни, әби-бабайлар сезгә бары яхшылык кына телиләр. Әмма шуны онытмагыз: ул – сезнең тормыш, аны әти-әниегез түгел, сез үтәчәксез. Якыннарыгызның киңәшләренә колак салу – яман эш түгел, әлбәттә. Кем белә, бәлки, нәкъ алар сез уйламаган, әмма сезгә ошаган юнәлешне күрсәтерләр.

Ялгышмас өчен, башта үзегезнең йөрәгегезне тыңлагыз, нәрсә телисез, нишләргә яратасыз, ниләр эшли беләсез. Шуның өчен беренчедән:

- Хоббиегыз нинди?

- Кулыгыздан нинди эш килә?

- Балачакта ни эшләргә ярата идегез, шуны исегезгә төшерегез.

- Хыялыгызга үрелегез.

- Киләчәктәге иң бәхетле көнне күз алдына китереп карагыз. (Сез кайда яшисез, ни белән шөгыльләнәсез, кем белән аралашасыз, нинди график буенча яшисез).

- Булачак һөнәрегезнең перспективаларын карагыз.

- Профориентация белән шөгыльләнегез.

- Булачак һөнәрегез буенча эшләп, мөмкинлекләрегезне тикшереп карагыз.

Уку йортын сайлау – гомерлеккә, дигән сүз һич тә дөрес түгел ул. Дөньялар гел үзгәреп тора. Хәтта үз һөнәрләре буенча эшләүчеләргә дә, яңача эшләр өчен, курсларда укып, белемнәрен күтәрергә туры килә. Хөрмәтле, абитуриентлар, психологлар сүзенә дә колак салу, һич тә зыян китермәс. Бәлки, ярдәме дә тиеп куяр. Киләчәктә һәрберегез дөрес һөнәр сайлап, үз юлыгызны тапсагыз иде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
(Интернеттагы материалларны кулланып язылды).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836