Материалы

Абрамканың экопаркында

последние и лучшие новости искусства в мире

36-323 нче августта Тубыл шәһәрендәге Абрамканың экопаркында тантаналы рәвештә балалар өчен җиһазланган яңа спорт һәм уеннар үткәрү мәйданы ачылды. Бәйрәм тантанасында шәһәр халкы, балалар, мәктәп укучылары, укытучылар катнаштылар. Экопаркка килүчеләрне шатлыклы вакыйга белән шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, өлкәбезнең “Бердәм Россия” партиясе бүлеге җитәкчесе Андрей Артюхов, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин котладылар. Алар 15 нче мәктәп укучысы Анастасия Корманбакиева белән кызыл тасма кисеп, заманча спорт инвентаре белән җиһазланган экопаркка кунакларны чакырдылар. Экопаркта бу көнне җылы теләкләр, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәге артистлары, унбишенче мәктәп укучылары башкаруында җырлар яңгырады.

Паркка керүгә язылып эленгән кагыйдәләр белән танышып була. Безнең төбәкнең үсемлекләр дөньясы монда кергән һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә. Хуш исле чәчәкләр, агачлар, куакчыклар, балаларны сөендергән фонтаны да бар. Быел балалар һәм бу районда яшәүче халык өчен төзелгән актив ял итү урыны, яңа спорт җиһазлары куелуы шәһәр халкы өчен шатлыклы вакыйга булды. Һәр проектны тормышка ашыру өчен зур тырышлык кирәк. 2016 нчы елны 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинның, укытучылар коллективының тырышлыгы һәм ПАО “Сибур Холдинг”ның “Яхшы эшләр формуласы” проекты ярдәме белән “Абрамканың экология паркы” эшли башлаганы әле дә тубыллыларның хәтерендә. 2017 нче елны монда “Яшел класс” ачылганын да шәһәр халкы онытмаган. Быел “Шәһәр мөхите” проекты кысаларында, “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән паркта спорт ярышлары, уеннар үткәрү өчен яңа җиһазлар куелды. Мөмкинлекләр монда ел саен артып тора. Абрамканың экопаркы табигать почмагында балаларның ял итү шартларын яхшырту һәм киңәйтү максаты белән дә эшләнгән.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума