Материалы

“Ачык ишекләр” көне кызыклы үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

39-10Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” көне квест-уен формасында узган чарада йөзгә якын укучы, әти-әниләр катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре мастер-класслар оештырдылар. Иҗат дөньясына алып барган яңа маршрут буенча кунаклар вокал студиясендә җыр, әдәби-сәнгать, бию түгәрәкләренең эше белән таныштылар. Үзәк хезмәткәре Рузалия Корманалиева укучыларга тарих-этнография кабинетында урнаштырылган экспозицияләр буенча кызыклы, эчтәлекле экскурсия үткәрде, балаларның сорауларына җавап бирде.

Биредә беренче мәртәбә үзәккә килүче балаларга практик күнекмәләрдә катнашырга мөмкинлек булды. Бию түгәрәген алып баручы Айгөл Захарова бию сәнгате төгәл ритмика, сюжет үзенчәлеге таләп итүе турында сөйләде, гади күнегүләр белән таныштырып, биергә өйрәтте. Әдәбият–иҗат түгәрәге җитәкчесе Зөһрә Тимергалиева уен формасында төрле милләт балаларын татарча исәнләшергә өйрәтте. Үзе турында: ”Мин татарча сөйләшергә, укырга өлкә газетабыз “Яңарыш”ны укып өйрәндем. Үзем татар халык һәм эстрада җырларын яратып башкарам. Балаларны татар телендә җырларга, шигырьләр сөйләргә, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашырга өйрәтергә планлаштырам“, - диде. Бу көн укучыларны милли рухта тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әһәмияте зурлыгын, “Мирас” бию ансамбленең чыгышларын, ”Сандугач” вокал ансамбле башкаруындагы җырларны тыңлап, балаларның сәләтен һәрьяклап күрсәтә алган концерт карап тамашачылар ял иттеләр. Аларның игътибарына мәдәният үзәге каршында эшләүче клуб оешмаларының концерт программасын Диана Даутова алып барды. ”Ачык ишекләр” көненә йомгак ясап, үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева хезмәткәрләрнең ай саен өлкән буын өчен төрле чаралар, гореф-гадәт йолаларыбызны саклау буенча, милли, дини бәйрәмнәр, “Никах”, “Кичке уен” һәм ял кичәләре үткәрелүе турында әйтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума