#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Актив яшь гаиләләр слеты

последние и лучшие новости искусства в мире

23-6Төмән районында 15 май көнне билгеләп үтелә торган гаилә көне уңаеннан яшь гаиләләр өчен туризм буенча слет оештырдылар. Слетның максаты – яшьләр арасында ял һәм сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак туризмны популярлаштыру, яшьләр һәм үсеп килүче буын арасында гаилә кыйммәтләрен төшендерү. Каскара мәдәният сараенда үткән ярышларда районның төрле авылларыннан унлаган актив гаилә көч сынашты. Алар иң элек үзләре турында сөйләделәр, иҗади чыгыш тәкъдим иттеләр. Аннары туризм, спорт юнәлешендәге бәйгеләрдә сыналдылар. Катнашучылар туризм өлкәсендә белемнәрен ныгытырга мөмкинлек биргән оештыручыларга зур рәхмәтләрен юлладылар.

Алар, лабиринтларда уйнау, рюкзак тутыру, бергәләшеп чәй эчү, халык уеннарында уйнау балалар күңеленә аеруча хуш килде, диделәр.

Әлеге слетта катнашкан Мәхмүтовлар гаиләсе бик канәгать калган. Алар Талымхан авылы данын яклаганнар. Гаилә башлыгы Тимур “Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасында дезинфекция үткәрүче булып эшли, яхшы техник та. Ә тормыш иптәше Руфилә мәктәптә инглиз теленнән укыта. Олы балалары Данис балалар бакчасына йөри. Кечкенәләре Денис әле өйдә, әби-бабай янында. Ярышларга туганнары Ильяр Мөхәммәдъяровны алып килгәннәр. “Ялларда туган авылым Яңа Атьялга барабыз, әти-әниләремә ярдәм итеп киләбез”, - диде Руфилә үзләре турында сөйләгәндә. Ул әле мәктәптә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте кураторы да икән. Яшьтән үк актив кызның волонтерлар хәрәкәтендә әйдәүче булуы бик урынлы. Мәктәптә алар төрле акцияләр (“Яхшылык эшлә”, “Китап бүләк ит”, “Сәламәт бул”, “Ветеранга булыш” һ.б.) үткәрәләр, квестлар оештыралар. Шулай ук ветераннарга булышалар, китапханәдә ярдәм итәләр. Һәр җомга саен мәктәптә зарядка үткәрәләр. Хәрәкәт әгъзасы һәркайсы башкарган эшен аерым дәфтәргә язып бара. “Киләсе елга проектлар яза башлыйбыз, мәктәпкә радио аласыбыз килә”, - диде Руфилә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836