Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Армиягә китәргә әзерләнә

последние и лучшие новости искусства в мире

26-8Ленар Түлмәтов дип әйтүгә, күпләрнең хәтеренә «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасының “Яңарыш” газетасының 30 еллыгы уңаеннан оештырган концертлары төшәдер. Чынлап та, кыш көне оешма җитәкчесе Фәрид Корманов үзенең иҗади командасы белән өлкәнең бик күп татар авылларында милләттәшләребез белән очрашып, үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Тырыш, табигый сәләтле, моңлы тавышлы җырчылар арасында Ленарны танымау мөмкин түгел иде. Чөнки аның тавышы татар халык җырчысы Салават Фәтхетдиновныкын хәтерләтте.

Күрәсең, Түбән Тәүде районындагы сазлыклар арасына кереп урнашкан Кыскыркүл авылында үскән егетебез балачактан үзенең кумиры булган легендар җырчыбызның магнитофон тасмасыннан яңгыраган җырларына кушылып җырларга өйрәнгән. Үзен аның белән бер сәхнәдә җырлагандай хис итеп, бәхетле хыялларга чумган мизгелләре аз булмагандыр, мөгаен. Ленар сәхнәдә 6 яшьтән җырлый. Мәктәпкә укырга кергәч, барлык чараларда актив катнаша. Район “Таң йолдызы” балалар фестивалендә җиңгәннән соң, өлкәгә чыга. Биредә дә үзен сынатмый ул. Музыка мәктәбендә укырга мөмкинлеге булмаган егетнең табигый тавышын жюри әгъзалары тиешенчә билгеләп, 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләклиләр. Шуннан бирле Ленар ел саен әлеге фестивальдә эстрада, халык җырлары, мөнәҗәтләр башкарып, гел дәрәҗәле урыннар яулый. Хәзерге көндә дә туган авылында узган бер чара да Ленар Түлмәтов чыгышыннан башка үтми. Район, өлкә Сабантуйларына, Авыл көне кебек бәйрәмнәргә дә аны чакыралар. Мәсәлән, быел 14 февраль көнне Кыскыркүл мәктәбендә узган район укытучылар семинарында кунакларны ул “Сәламләү” җыры белән каршылады.

Ленар Түбән Тәүде агротехник колледжының авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү бүлегенең 4 курсында укый. Бу көннәрдә ул армия хезмәтенә китәргә җыена. Ленарга әти-әнисен сөендереп, исән-имин армиягә барып кайтуын һәм тормышында уңышлар, якты хыялларына ирешүен телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836