Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Себер татарлары язучысы, танылган укытучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиевның тууына 100 ел тулу уңаеннан Ялутор районы, Аслана авыл китапханәсендә әдәби кичә узды. Чарага 9 сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Алсу Исмәгыйлева белән чакырылган иделәр. Шулай ук Якуб абыйны белгән, аның иҗаты белән кызыксынган, хөрмәт иткән авылдашлар да бик теләп килделәр. Язучының тормыш юлын чагылдырган “Укытучы. Батыр. Язучы” дип аталган махсус күргәзмә әзерләнгән иде. Кичәне алып баручы укучыларның якташыбыз иҗаты белән таныш булуларын тикшереп, аларга төрле сораулар бирде. Күңелләрендә кызыксыну тудырып, авторның кайбер әсәрләренең кыскача эчтәлеген сөйләп, аларны укырга киңәш итте.
Тамашачылар каршында авылдашыбыз туган якны өйрәнүче-тарихчы, ветеран укытучы, Ялутор районының хөрмәтле гражданины Рафаэль Магҗанов чыгыш ясап, Якуб Зәнкиев белән бергә Аслана мәктәбендә эшләгән елларны искә алды, кызыклы фактлар китереп, архивында сакланган фотосурәтләр, язучының хатларын күрсәтте. Аның сөйләгәннәрен укучылар гына түгел, кунаклар да бик яратып тыңладылар.
Асия ТӨЛКЕБАЕВА, Ялутор районы, Аслана авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).