Материалы

Авыл тарихы белән кызыксынучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

26-7Бүгенге «Яшьлек» сәхифәсе кунагыбыз - Дания Мөхәмәдиева (рәсемдә). Аның белән узган шимбәдә Ямбай авылында узган Авыл көнендә якыннан таныштык. Биредә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, көнозын «Ямбай ЭКСПО» фестиваль мәйданчыгы эшләде. Анда авыл музее җитәкчесе Неля Фәйзуллина җитәкчелегендә «Себер татарлары йорты» темасына күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Дания үзе белән бергә «Яшь экскурсия үткәрүче» түгәрәгенә йөрүче укучылар белән бергә фестиваль кунакларын музей эше, тарихы һәм киләчәккә планнары белән таныштырдылар.

Яшь экскурсия үткәрүче буларак, Дания белән Ямбай авылы музеенда еш очрашырга туры килә. Даниянең һәм түгәрәккә йөрүче Сафия Хәлимова, Марина Досаева, Фәрхәд Бойматов һәм башка балаларның төрле дәрәҗәдә узган бәйгеләрдә катнашып, ирешкән уңышлары турында гел ишетеп, әлбәттә, музей сайтында укып барабыз.

Ачык күңелле, ярдәмчел, тырыш кыз Дания белән аралашу үзе бер күңелле мизгел булды. Яшьләрнең күбесе гаджетларга, виртуаль дусларга, лайклар санына табынып яшәгән заманада, 14 яшьлек Даниянең һәр көне кызыклы очрашулар, төрле мавыктыргыч эшләр, уеннар, шөгыльләр белән үтә икән. Дания укуда да сынатмый, бик тырышып укый, мәктәптә узган һәр чарада актив катнаша, төрле конференцияләр, түгәрәк өстәл, ачык дәресләрдә фәнни докладлар белән чыгыш ясый, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Музейда виртуаль экскурсияләр дә үткәрә, волонтер да әле үзе. Мәсәлән, күптән түгел Бөтенроссия күләмендә узган бәйгедә «Татар избасы» темасына үткәргән виртуаль экскурсиясе буенча ул 2 нче урынны яулады. Ял вакытларында Дания сәйләннән алкалар, йөзек, беләзекләр үрә. Аларны иптәш кызларына, әнисе, әбиләренә, апасына бүләк итә, әмма аларның күбесе яраткан сеңлесе Самирага эләгә. Үзенең яраткан шөгыльләре, хыяллары белән бүлешеп Дания:

- Мин гаиләмне, туганнарымны, туган авылымны бик яратам. Авылыбыз бай табигатьле һәм чал тарихлы. Тарихын өйрәнү, аны кызыксынучыларга сөйләү – миндә авылым белән горурлану хисе тудыра. Буш вакытларымны урманда, саф һавада уздырырга тырышам. Кайвакыт җәяүләп, ә күп очракта велосипедда йөрим. 26-10Җәйге каникулымда мәктәп лагеренда вожатый булып эшләргә планлаштырам. Сабый балалар белән эшлисе күңелле булыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә мин маникюр ясау һәм тырнакларны гель-лак белән буяу шөгылен үзләштерәм. Чөнки киләчәктә үземне парикмахер итеп күрәм. Хәзер мин әниемнең чәчен буйыйм, әтиемнең чәчен кисәм һәм бу миңа бик ошый. Минем этем белән ташбакам бар. Аларны бик яратам, үзем карыйм, уйныйм. Шулай ук әниемә чәчәкләр үстерергә, бакчада эшләргә булышам. Әнием мине төрле ризыклар пешерергә өйрәтә, ә миңа бигрәк тә тортлар пешерү ошый, - дип сөйләде.

Даниягә киләчәгендә уңышлар, хыялларын тормышка ашыруын телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума