Материалы

Авырмас өчен киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

* Кием тирләтерлек булмасын.

* Өйгә кайту белән кулны сабынлап юарга гадәтләнегез. Телефон тоткан кулны да ашау алдыннан юарга кирәк. Чөнки кулга авыру китереп чыгара торган микроблар, бактерияләр җыела.

* Вируслар организмга борын аша керә. Өйгә кайткач, борынны диңгез тозы салып эретелгән су белән юдыру яхшы. Ул вирусларны үтерә.

Өйдәге һава коры һәм тузанлы булса, вирус һәм бактерияләр үрчи. Һаваны дымландыргыч җайланма кулланыгыз, һәрвакыт тузанны сөртеп торыгыз. Өйне җилләтү турында онытмагыз. Һава алышынмаса, чирләү - котылгысыз.

* Көзен һәм кышын өстәлдә әфлисун, лимон, киви булырга тиеш. Көнгә 2 җиләк-җимеш һәм 2 яшелчә ашарга кирәк. Баланслы туклану да мөһим.

* Вирус һәм бактерияләрне суган, сарымсак бик яхшы үтерә. Аларны күбрәк ашарга кирәк. Әгәр бала яратмый икән, суган-сарымсакны кисеп өстәлгә куярга була, ул һавадагы вирусларны да юк итәчәк.

* Авырулардан саклануның иң үтемле чараларының берсе — саф һавада йөрү. Бу иммунитетны ныгыта. Иртәнге гимнастика турында да онытмагыз.

* Йоклар алдыннан кул-аякларны салкынча су белән юып алырга мөмкин. Бу — чыныгу һәм иммунитетны ныгыту чарасы.

«Файдалы киңәшләр».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума