#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел табынына нәрсәләр әзерләргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа ел өстәленә меню төзү берьяктан мәшәкатьле булса, шул ук вакытта рәхәт тә. Хуҗабикәләр табынны үзенчәлекле итеп әзерләргә тырышсалар да, әмма Яңа ел өстәлен оливье салатыннан башка күз алдына китерүе кыен.

Яңа ел кичендә, хәтта ялт-йолт итеп торган чыршы да түгел, ә табын өстәле бәйрәмнең үзәге булып тора. Шуңа күрә анда ашларның тәмле булуы, сервировка күзләрне сөендерүе бик мөһим. Зәңгәр су Юлбарысы елы икәнен хуҗабикәләр Яңа ел өстәлен әзерләгәндә һәм сервировкалау вакытында исәпкә алып, елның көнчыгыш символына «ошамаска» мөмкин булган ризыкларны һәм төсләрне төшереп калдыралар.

Билгеле булганча, Юлбарыс ит ярата, шуңа күрә бәйрәм табынында итле ризыкларга өстенлек бирергә кирәк дип әйтәләр Көнчыгыш йолдызнамәсе экспертлары. Бигрәк тә тавык итенә. Шулай ук аш-су арасында яшелчә күп булырга тиеш. Әче сырлар, Корея кухнясы, пешерелгән балык бирмәсәң яхшырак. Яңа ел өстәлен гадәти булмаган ашамлыклар, гадәти булмаган кабымлыклар, , салатлар, десерт һәм табигый эчемлекләр белән төрләндерергә була. Салатларга килгәндә, «Грек», «Цезарь», “Мимоза”, «Гранат беләзеге» салатларын әзерләп була.

“Цезарь” салаты

1 баш пекин кәбестәсен турыйбыз, 100 гр тирәсе голланд сыры уабыз, 100-150 гр ысланган тавык түшкәсен шакмаклап турыйбыз. 4-5 данә кечерәк помидорны 4кә бүлеп салабыз. Әз генә сарымсак уып, майонез белән болгатабыз. Батонны турап, мич өстендә генә киптереп, кызартып алабыз. Табынга бирер алдыннан гына салат өстенә тезәбез. Тәмле булсын!

Искәртмә: кибет каймагына 1 кечкенә бүлем сарымсакны угычтан уып, шуңа яшел укроп турап кушабыз. Әзер соус барлыкка килә. Дөрес туклану чарасы буларак, майонезны шушы соуска алыштырырга була. Болай эшләгәндә, файдасы күбрәк булыр.

Кыздырылган тавык

Тавык кыздыруның әллә ни сере юк кебек инде. Тавык кисәкләрен берничә сәгатькә маринад белән болгатасың.

Маринад өчен кирәк :

Томат пастасы

Соевый соус

Имбирь кырылган, бал

Тәмләткечләр (тоз, борыч, үләннәр)

Эш барышы :

 Имбирьне кыргычтан кырып, шуны бал белән болгатып куярга. Әзерләгән әйберләрдән маринад ясап, тавыкны болгатып, берничә сәгать тотарга.

Аннары 180 градуста 45-50 минут пешереп, алыр алдыннан икенче ягын әйләндереп кыздырып алырга да була.

Янына бәрәңге куеп пешерерсәң дә тәмле була.

3 йомырканы эре кыргычтан кырып, 70-80 гр. сырны уртача кыргычтан үткәреп, икесен кушасың.

1 олы тырнак сарымсак.

3 аш калагы каймак, майонез (50/50).

Шушы ингредиентларны бергә кушып болгатып, шарчыклар ясыйсың. Шарчыкларны туралган яшел укропта әвәләп, тәлинкәгә куя барасың. Аннары черри помидорын ике өлешкә кисеп, шул шарчыкларның өсләренә “эшләпә” итеп куеп чыгасың. ә помидорның өстенә зубочистка белән майонездан төрткеләр ясыйсың. Бик җиңел һәм тиз ясала, үзе тәмле дә була.

Бәйрәм табыннарыгыз бай, тәмле, бәрәкәтле булсын!

Рәүфә КАНГАЗИНА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836