Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Роспотребнадзор, коронавирус таралу сәбәпле, Яңа елны каршы алганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искәртте.
- Мондый чорда үз сәламәтлегеңә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, гаилә белән, мөмкин булганча саф һавада (мәсәлән, дачада) үткәрергә киңәш итә.
Яңа елны каршы алганда без белергә тиеш булган кагыйдәләр:
1. Ябык биналарда, шул исәптән корпоратив уза торган теләсә нинди чараларда катнашудан тыелырга;
2. 1,5-2 метр дистанциягә аерым игътибар бирергә;
3. Массакүләм чаралардан тыелып торырга;
4. Яңа елны каршыларга барлык туган-тумачаларны чакырмаска, чөнки якыннарыгызга инфекция таралу куркынычы бар;
5. Битлек кию турында онытмаска;
6. Чит илгә барудан тыелырга, ә сәфәрләрне алдан планлаштырып куйган очракта, эпидемия һәм карантин чараларының мөмкин булган үзгәрешләрен исәпкә алырга.
«Идел».