Март 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе татар мәдәнияте көннәре кысаларында, 16 март көнне Яркәү мәдәният йортында «Халык сәнгате» XI нче район үзешчән сәнгать конкурсы онлайн форматта узды. Бәйгенең төп максаты - милли һәм заманча музыка мәдәниятен саклау, үстерү һәм арттыру, төрки телле халыкларның традицион милли мәдәниятләрен торгызу, шулай ук яңа музыкаль талантларны һәм үзешчән коллективларны ачыклау. Бәйге 3 этапта, шулай ук онлайн форматта үткәрелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Театр сәнгате» номинациясендә I дәрәҗәле лауреат дипломына Шатан авылы китапханәсеннән Зөлфия Шаморатова (җитәкчесе М.Кәримова) лаек булды. «Фольклор» номинациясендә I дәрәҗәле лауреат дипломы белән Бурбар авылыннан Фатыйма Ибраһимова бүләкләнде. «Хореография» номинациясендә беренчелекне Кызылъярдан «Илһам» бию төркеме алды. Җыр башкару буенча Илдус Галиевка (Сорокино мәдәният йорты) тиңнәр табылмады. «Инструменталь сәнгать» номинациясендә 1 урынга Сәет авылыннан Нәҗип Тузмөхәммәтов лаек булды. Ваңгы авылыннан Фирдәүс Мөхәммәдчина һәм Гөлшат Карымова «Гастрономик сувенир» номинациясендә II нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына ирештеләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.