Материалы

Яркәү районының “Халык сәнгате” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

13-12Төмән өлкәсе татар мәдәнияте көннәре кысаларында, 16 март көнне Яркәү мәдәният йортында «Халык сәнгате» XI нче район үзешчән сәнгать конкурсы онлайн форматта узды. Бәйгенең төп максаты - милли һәм заманча музыка мәдәниятен саклау, үстерү һәм арттыру, төрки телле халыкларның традицион милли мәдәниятләрен торгызу, шулай ук яңа музыкаль талантларны һәм үзешчән коллективларны ачыклау. Бәйге 3 этапта, шулай ук онлайн форматта үткәрелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Театр сәнгате» номинациясендә I дәрәҗәле лауреат дипломына Шатан авылы китапханәсеннән Зөлфия Шаморатова (җитәкчесе М.Кәримова) лаек булды. «Фольклор» номинациясендә I дәрәҗәле лауреат дипломы белән Бурбар авылыннан Фатыйма Ибраһимова бүләкләнде. «Хореография» номинациясендә беренчелекне Кызылъярдан «Илһам» бию төркеме алды. Җыр башкару буенча Илдус Галиевка (Сорокино мәдәният йорты) тиңнәр табылмады. «Инструменталь сәнгать» номинациясендә 1 урынга Сәет авылыннан Нәҗип Тузмөхәммәтов лаек булды. Ваңгы авылыннан Фирдәүс Мөхәммәдчина һәм Гөлшат Карымова «Гастрономик сувенир» номинациясендә II нче дәрәҗәдәге лауреат дипломына ирештеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума