#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Азат итүче сугышчының оныгына – посылка” акциясе узды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-13Хәтер һәм Дан елы кысаларында Ялутор районы, Рауды авылында «Азат итүче сугышчының оныгына - посылка» традицион акциясе узды. Бу авылдан Илфар Рөстәм улы Алеев Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Шуңа күрә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре әлеге кирәкле халык акциясен Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче солдатка юлладылар. Оештыручылар әлеге патриотик акция белән Бөек Ватан сугышы инвалиды Варис Галиәхмәт улы Алеевның героик үткәне турында да искә төшерергә булалар.

Бу турыда күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Якыннары истәлекләреннән без шуны белдек: сугыш башланганда Алеевлар гаиләсе Ташкент өлкәсенең Бекабад шәһәрендә яшәгән булалар. Ул якларда яшәгәннәр оккупация һәм бомбага тоту дәһшәтен бөтенләй белмиләр. Әмма Ватанны сакларга фронтка китүчеләр саны бихисап була. Рауды авылында туып-үскән 28 яшьлек Варис Галиәхмәт улы сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Төмән өлкәсенең «Хәтер китабы»н өйрәнеп, без 1913 елда туган Варис Алеевның II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены” белән бүләкләнгәнен белдек. Каты сугышларның берсендә ул аягына нык яраланып, Бөек Луки шәһәрендә госпитальдә ята. Ярасы төзәлгәч, аны өенә кайтаралар. Ул Бекабад шәһәренә кайтып, шунда Татарстан ягыннан булган Фәһимә Әхмәтуллинага өйләнә. Гаилә тормышлары башланып, бер-бер артлы балалары туа, гаилә ишәя бара. 1958 елда, бишенче бала Фәридә дөньяга килгәч, фронтовик гаиләсе белән туган авылы Раудыга әйләнеп кайта. Биредә дә тормыш кайный. Хатыны Фәһимә белән алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Бура сатып алып, зур, иркен йорт салалар. Гомер буе үзе фермада терлекче булып эшли, зур шәхси ярдәмче хуҗалык тоталар. Аның авыру аягы һәм сызлаган куллары бер дә тынычлык белми. Сугыш ветеранын белгән һәркем: “Игелекле, гадел, намуслы, хезмәт сөючән кеше иде”, - дип әйтәләр. Варис Галиәхмәт улы 1990 елның 7 январында вафат була. Аның сугышчан юлы балаларының, 20 оныгы һәм 24 оныкчыгы күңелендә яши”, - дип сөйләде.

Проектны оештыручылар акциядә катнашучыларга, матди, рухи ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәләр. Китапханәче Ләйлә Уразова җәмәгатьчелек һәм волонтерлар белән берлектә Варис Галиәхмәт улының оныгы Илфар Рөстәм улына посылка җыюны оештырды. Ә «Родные напевы» балалар клубында катнашучылар солдатны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сәламәтлек, хезмәтендә уңышлар теләп язылган открыткалар салдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Варис Алеевның оныгы Илфар да бабасы кебек оста куллы. Армия сафында ул хуҗалык частендә балта остасы булып хезмәт итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836