#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бары да яхшы булыр!”

последние и лучшие новости искусства в мире

17-9Лилия Шәрипова Төмән тамашачысына бик яхшы таныш. Ул шәһәр татар мәдәният үзәгендә Гөлнара Кәримова җитәкләгән “Бәйрәм” җыр һәм “Аккош” (җитәкчесе Екатерина Харламова) бию ансамбльләренә бик теләп йөри. Билгеле буганча, бу төркемнәр шәһәр, өлкә бәйгеләрендә катнашып, югары урыннар яулыйлар. Күптән түгел Лилия белән өлкәнең татар авылларында яшәүче милләттәшләребез дә таныштылар. “Яңарыш” газетасының 30 еллыгы уңаеннан “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы оештырган концертларда алар Лилиянең матур, моңлы тавышына, башкарган биюләренә, бигрәк тә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына махсус әзерләнгән “Смуглянка” биюенә чын күңелдән гашыйк булдылар.

Оешма җитәкчесе Фәрид Корманов аның турында: “Лилиянең тырышлыгына, үз вазифасына зур җаваплылык белән каравына, таныш булмаган кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүенә, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торуына бар күңелдән сокланам. Бик яшь булуына карамастан, әйткән сүзендә нык торучы, ышанычлы, сер саклый белүче чын дус”, - дип әйтә.

Лилия Шәрипова сәхнәдә 9 яшеннән җырлый, ә бераздан биергә дә өйрәнә. Хәзер аның интернетта кеше психологиясен аңлау турында шәхси блогы бар һәм ул әле макияж ясау белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бу гынамы ни?! Лилиянең батырлыгына, шәфкатьлелегенә таң калырлык. Карантин башланганнан бирле ул, волонтер буларак, үзе кебек яшь егет һәм кызлар белән шәһәр йортларының подъездларын дезинфекцияли. Волонтерларның эшләре бик авыр, иртәнге 8дән кичке 8гә хәтле дәвам итә. Аларны көн саен махсус киемнәр – комбинезон, перчаткалар, битлек, күзлек белән тәэмин итәләр. Көнгә 110 йортның подъездларына альпихлор сиптереп кайткач, алар кулларын, бит-муеннарын сабын, спирт яки антисептик белән җентекләп юалар. Бу турыда Лилия: “Бирегә мине абыем чакырды. COVID-19 вирусын җиңәргә, якташларыма булышырга теләгемне әти белән әни дә хупладылар. Ләкин әлеге вирусны эләктереп, чирләвемнән куркалар, әлбәттә. Ә мин аларны тынычландырырга тырышып, барлык саклану чараларын төгәл үтим. 17-8Бу чирне тиздән җиңәчәгебезгә бер дә шигем юк. Бары якташларыбыз үзләренең, якыннарының сәламәтлегенә битарафлык күрсәтмичә, үзбикләнү таләпләренә зур җаваплылык белән карасыннар иде. Мин беркемгә дә төшенкелеккә, паникага бирелмәскә киңәш итәр идем. Бары да яхшы буласына бөтен күңелем белән ышанам”, - диде. Лилиянең сөйләгәннәрен тыңлаганда, күңелгә М.Җәлилнең: “Рәхмәт, сиңа илем! Шундый йөрәк биргән өчен безнең кызларга” – дигән шигъри юллары искә төште. Чынлап та, әйләнәбездә үрнәк алырлык, горурланырлык батыр яшьләребез булганда, киләчәгебез өметле.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836