Материалы

“Барысыннан да туйдым!” – диюе, баланың ярдәмгә чакыруы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүген үзләренә кул салырга яки төрле җәрәхәтләр ясарга өндәп, котыртып торучы интернет уеннар, квестлар барлыкка килде. Ул куркыныч төс ала бара. Төрле чаралар белән яшьләрне мазохизмга этәрәләр. Мазохизм механизмы кешенең генетикасында ук бар, һәм бу күренеш күп кенә халыкларның милли культурасына да хас.

Яшүсмерләрне әлеге процесска җәлеп итү өчен тулы бер чылбыр төзелә. Аны оештыручылар шушы чорда балаларның барысын да үзләре тоеп карыйсы килү теләген, көчле тойгыларга тартылуын белеп эш итә. Башта – кызыксындыралар, аннары мавыктыралар, яшүсмер ярдәмендә күбрәк кешене җәлеп итәләр, балада көчле тойгылар тудыралар, аннары инде баш мие кабыгының импульслары бастырыла, баланың үз-үзенә контроле кими, рухы сына һәм, ахыр чиктә, аны чарасызлыкта – фаҗигале финалга китереп териләр.

Бу йогынтыга күбесенчә рухи тетрәнү кичергән, гаиләсендә яклау, аңлашу тапмаган яшүсмерләр эләгә. Гомумән, 13-16 яшендә балаларга экстримлык хас. Аның монысы да генетик программа.

Үз-үзләрен тотышлары буенча яшүсмерләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин.

Экстремаллар. Аларның гормональ фоны “батырлыклар” кылырга өнди. Мондый балалар бөтен нәрсәне үзләре аша уздырып карарга тели. Кызганыч, җинаятьчеләр дә шушы төркемнән үсеп чыга.

Интеллектуаллар. Аларның билгеле бер омтылышлары, кызыксынулары, белемнәре бар. Болар яхшы нигезгә корылган тулы гаиләдә үсә, һәрнәрсәне үзләре аша уздырмаска кирәген аңлыйлар.

Физик сәламәтлекләре зәгыйфь балалар. Алар авыртуның нәрсә икәнен болай да белә, физик сызланудан гына түгел, җан сызлавыннан да куркалар.

Үсә-үсә, берникадәр тәҗрибә туплап, тиешле белем алганнан соң, яшьләр үз-үзләренә яңадан бәя бирә, нәрсә өчендер яки кем өчендер корбан буласы килү теләге бетә.

Балаларны мондый күңелсезлекләрдән аралар өчен гаилә әгъзалары арасында иң элек дөрес мөгамәлә, әти-әнинең бала алдында абруе һәм балага карата хөрмәт булу кирәк. Башкаларга, җәмгыятькә, хөкүмәткә карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү дә мөһим. Кечкенәдән файдалы шөгыльләргә җәлеп итү, яңа мөмкинлекләрне күрә белергә өйрәтү, уңышка ирешү юлларын ачыклау, авырлыкларны, һәртөрле проблемаларны чишү юлларын күрсәтү – болар барысы да яхшы профилактика чаралары.

Саҗидә РУСИНОВА, биология фәннәре кандидаты, педагог-психолог.
(“Сөембикә”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума