Материалы

БДИда контроль тагын да көчәя

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу юлы онлайн-күзәтүчеләр күбрәк булачак

БДИ-2021 вакытында онлайн-күзәтүләр күләмен арттыру һәм иҗтимагый күзәтүчеләр санын киметү планлаштырыла. Бу уку елында, шартларга бәйле булу сәбәпле, имтиханнар да “стандарт булмаячак”. Билгеле булуынча, БДИда видеокүзәтү барлык имтихан тапшыру пунктларында да алып барыла. Быел трансляцияләр онлайн-режимда аудиторияләрнең 98 процентында алып барылган.

Узган елда илнең 38 субъектында 46 белем бирү оешмасы базасында федераль ситуацион-мәгълүмати онлайн-күзәтү үзәкләре эше оештырылган. Шулай ук Мәскәүдә ике үзәк булдырылган. Онлайн-күзәтүчеләрнең гомум саны 1530 кеше тәшкил иткән. Бу елда федераль ситуацион-мәгълүмати үзәкләр санын арттыру планлаштырыла. Аларны Россиянең 69 субъектында 77 мәгариф оешмасы базасында җәелдерү күздә тотыла.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума