#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәйрәм ясадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

13-11Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Вагай районы депутаты Флера Ватутова һәм Төмән шәһәрендә яшәүче Зөлфия Алишеваның матди ярдәме белән “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов үзенең алыштыргысыз оста җырчысы Роберт Сабиров белән район үзәгеннән еракта урнашкан авылларга барып, матур концертлар куеп кайттылар.

Беренче тукталыш - сазъяк артындагы Усак авылы булды. Биредә аларга ике концерт куярга туры килде.

Чөнки узган ел Биек авылы халкы аларның концертларында булып, быел да килергә теләк белдергәннәр. Транспорт булмау сәбәпле, тамаша карарга килә алмаганнарын ишеткәч, Фәрид Зәки улы үзенең «Газель» машинасы белән аларны барып алып, концерттан соң кайтарып куйган. Яшьләр җитәкчесенә халык: “Безне болай беркем дә хөрмәтләгәне булмады”, - дип, рәхмәтләрен белдергәннәр.

Тамаша барышында Фәрид Зәки улы “Татарча диктант” бөтендөнья акциясендә катнашкан 58 укучы һәм 22 өлкән кешене тәбрикләп, бүләкләр өләште.

Икенче көнне алар Казанлы авылында чыгыш ясадылар. Яшьләрнең башкарган матур җырларын тамашачылар бик яратып тыңладылар. Шулай ук биредә дә Фәрид Зәки улы Г.Тукай, М.Җәлил иҗатлары буенча район, өлкә, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә, “Татарча диктант” акциясендә катнашкан 10 балага бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә күтәрелеп татар теле укытучысы Асия Зимагулова шундый матур тамаша ясап, күтәренке кәеф, рухи байлык өстәгән артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, ешрак килүләрен үтенде.

Заречный поселогына иҗат төркеме авыл хакимият башлыгы Кәбир Бикшановның шәхсән чакыруы белән барды. Тамашачылар саны аз булуга карамастан, яшьләребез концерт программасын тулысынча башкардылар. Татар моңына, татар сүзенә сагынган милләттәшләребез артистларга олы рәхмәтләрен белдереп: “Тагын килегез, тамашачыларны җыярбыз”, - дип ышандырдылар.

Фәрид Зәки улы музыкаль сәяхәтләренә йомгак ясап: “Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркылы, артистларыбызның берничәсе безнең белән авылларга чыга алмады. Шулай да тамашачылар безнең чыгышлардан канәгать калдылар, һәр авылда бик җылы каршыладылар. Аларның кунакчыллыклары, киң күңеллелекләре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Аннары спонсорларым Флера апа белән Зөлфия апага һәм 6 ел бергә җырлаучы Роберт Сабировка олы рәхмәтемне белдерәм. Форсаттан файдаланып, шуны да газета укучыларына җиткерәсем килә – Ходай насыйп итсә, быел җәйге каникулда Усак авылында “Милләтем хәзинәләре” дигән балалар лагере уздырырга планлаштырабыз. Биредә Казан мәдәният университетыннан 2 студент укучыларга җыр, бию, музыка уен-коралларында уйнау буенча мастер-класслар күрсәтәчәкләр, төрле ярышлар, татар халык бәйрәмнәре оештырып, балаларга менә дигән ял бүләк итәчәкләр”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836