Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Белемнең иң зур өлеше яшь чакта алына

последние и лучшие новости искусства в мире

Яшьлек - Аллаһы Тәгаләнең тагын бер зур бүләге ул. Мөселман кешесенә әлеге вакытны үзеңне камилләштерү өчен кулланырга кирәк. Аның алдында торган иң зур һәм мөһим бурыч – белем эстәү. Бишектән алып – тәхеткәчә. Шуның белән бергә, кеше белемнең иң зур өлешен нәкъ менә яшь чагында ала. Чыннан да, яшьлектә Аллаһыга табыну картайгач үзенең мул җимешләрен бирә. «Лаеклы ялга чыккач табына башлармын әле», - дип әйтү дөрес түгел. Чөнки картайгач башка сәбәпләр табыла. Ничек кенә теләсәң дә, каршылыкларны җиңә алмаячаксың. Мондый сылтауларның барысы да – шайтанның хәйләсе генә. Картлык көнеңдә үкенү хисе кичермәс өчен, Аллаһы Тәгаләгә яшь чакта ук табынырга кирәк. Моны хәзердән үк башлагыз.

«Әгәр ышанмасагыз, җәннәткә кермәячәксез», - дигән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.). - «Әмма сез бер-берегезне яратмый торып, камил иман белән ышанмаячаксыз». (Бохари, Мөслим). Әлеге хәдис – диндәшләргә карата мәхәббәт турында. Ул Аллаһы Тәгаләнең безне яратырга өндәвен тагын бер мәртәбә раслый. Шунлыктан, безнең мәхәббәтнең көчсезлеге иман һәм турылыклы гамәлләребезнең зәгыйфьлегеннәндер. Иман ләззәтен тою һәм бу хисне тагын да көчәйтү өчен нәрсә эшләргә соң?

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) әйткән: «Өч сыйфатны үзендә берләштергән кеше иман ләззәтен тоячак: Аллаһы Тәгалә һәм Аның илчесен бөтен нәрсәләргә караганда да артыграк сөючене, теге яки бу кешене Аллаһы Тәгалә хакына гына яратучыны, үзен Утка дучар итүләрен теләмәгән кебек үк, Аллаһы Тәгалә үзен дәһрилектән коткарганнан соң анда кире әйләнеп кайтырга теләмәүчене». (Бохари, Мөслим).

Ике дус хакындагы бер хикәят сөйләп үтәсем килә. Авылда ярлы гына бер гаиләдә үскән Абдулла, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, институтка укырга керә. Биредә ул үзенең якын дусты Мостафаны һәм мәхәббәтен очрата. Дөрес, Мостафадан тыш, әлеге мәхәббәтнең, дуслык кебек үк, икесенә бер булуы хакында берәү дә белми. Егетләр бер кызга гашыйк була, ә ул Абдуллага кияүгә чыга. Шуңа да карамастан, Мостафа дустына кыз яучылау һәм туй үткәрүдә булыша. Күп еллар уза, Абдулла карьера баскычы буйлап югары күтәрелә һәм Мостафага эшендә күп мәртәбәләр ярдәм итәргә тырыша. Әмма дустының ярдәме садака биргән кебек кенә кабул ителә. Алар хәтта Мостафа бөлгенлеккә төшкәч тә очрашмыйлар. Һәм, ниһаять, ул югары урын биләгән дустының ишеген шакый. Әмма аны кире борып чыгаралар. Тормышының иң авыр вакытында Мостафа кыенлыклар алдында ялгызы торып кала. Шулай да бер очрак аның язмышын тамырдан үзгәртә. Ул зәркән кибетенә эшкә урнаша. Көннәрдән беркөнне аларның кибетенә бер карт керә һәм үзенең гадәти булмаган үтенечен җиткерә: ул үзе белән алып килгән портфельне саклауга алуларын сорый һәм әгәр 3 айдан әйләнеп килмәсә, аны бөтенләйгә калдырырга тәкъдим итә. Ул кире әйләнеп килми, ә портфель тулы алтын-көмеш була. Мостафа сәүдә эшләрен тагын да киңрәк җәелдерә, гаилә кора. Яшь парларны туй көне белән котларга Абдулла да килә. Язмыш шаяруы диярсең: ул - кәләшнең абыйсы, зәркәнче – аның дусты, ә портфель калдырып киткән карт әтисе булып чыга. Мостафаның тормышында берни дә үзеннән-үзе килеп чыкмаган. Чынлыкта, туганнар булу өчен, дингә ихластан ышану да җитә. «Барлык диндарлар да – туганнар», - дигән Аллаһы Тәгалә. Без – дуслар яки иптәшләр түгел, ә нәкъ менә туганнар.

Күргәнегезчә, кешеләр бер-берсен яратсын өчен, сәбәпләр дә, факторлар да күп. Аллаһы Тәгаләнең Яңадан туу көнендә нәрсә дип әйтәчәген беләсезме? Ул болай дип сораячак: «Минем бөеклегем хакына бер-берсен яраткан кешеләр, сез кайда? Бүген, Минем күләгәдән тыш, башка бертөрле дә күләгә төшмәячәк көндә, Мин аларны Үз күләгәм белән каплаячакмын!» (Мөслим). Бер-берегезне яратыгыз.

Камил СӘМИГУЛЛИН, «Казан утлары».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836