#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Без эшләп түгел, ял итеп кайттык!”

последние и лучшие новости искусства в мире

5-920 еллык юбилее уңаеннан «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы 3-5 январь көннәрендә Вагай район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда булып, милләттәшләребезне бик матур концерт программалары белән сөендерделәр. Өлкәнең төрле татар авылларында концерт, дискотекалар оештыручы «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов бу якларга сәфәр чыгарга күптән хыяллана иде. “Безне үзенең туган ягына район Думасы депутаты Флера апа Вадутова күптән чакыра. Ләкин төрле сәбәпләр аша, ул якларга барып җитеп булмады.

Менә быел “Ягоды плюс” оешмасының генераль директоры Эльмар Ибуков матди ярдәме һәм Флера апаның тырышлыгында якташ-авылдашлары белән очрашып, үзебезнең эчкерсез сәламнәребезне җиткереп, сәләтебезне күрсәтеп, аларның күңел җылысын тоеп, очрашулардан рухи көч алып, дәртләнеп, канатланып кайттык. Чын күңелдән Эльмар абый, Флера апага, тамашачыларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, гомумән, безне якты йөз белән каршылап, мул өстәлләр корып, җылы урыннар белән тәэмин итүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу якларда булып, кунакчыл, ярдәмчел халкына, ис китмәле, үзенчәлекле матур табигатькә барыбыз да гашыйк булып кайттык. Юл газабы - гүр газабы, диләр бит бездә. Бу алай түгел икән, шул хәтле ерак ара үтеп тә: “Без эшләп арып кайттык”, - дип әйтмәдек. Әле дә: “Без – ял итеп кайттык!” – дибез”, - дип сөйләде Фәрид Зәки улы.

Үзешчән артистларыбызның беренче тукталышы Аксурка авылында булды. Халык саны азрак булуы позитив карашлы “Яшь буын”лыларның кәефләрен тамчы да төшермәде, ике ярым сәгатькә каралган концерт программасын алар тулы килеш тәкъдим иттеләр. Ә Карагай авылында аларны халык түземсезлек белән көтеп алды. Һәр чыгышларын көчле алкышларга күмеп, рәхмәтләр әйтеп, тагын килүләрен үтенделәр. Концерт барышында Фәрид Зәки улы мәктәп, авыл китапханәләренә татар китаплары, ә клуб хезмәткәрләренә балалар өчен “Уйнап-җырлап биибез” дигән дисклар җыентыгын бүләк итте. Концерттан соң “Яшь буын”лылар яшьләр өчен дискотека оештырдылар. Икенче көнне алар шул ук программа белән Казанлы һәм Тугыз авылларында булдылар. Ерак Усак авылына нинди газаплар белән барып җитүләре, ул якның бердәм халкы турында Фәрид Зәки улы аеруча хисләнеп сөйли. “Көн җылы булгач, җепшек кардан барасы бик авыр булды. Флера апа үтенече буенча, Кече Уват авылыннан Усакка хәтле Танир Алишев белән Эдгар Азисов үзләренең «Буран»нарында безне озата бардылар. Биредә яхшы күңелле генә түгел, табигый сәләтле халык яши икән. Өстән генә әйткәндә дә, 8 оста гармунчы исәпләдек. Аннары без себер татарларының күренекле фольклорчысы Әлминур Патршинаның улы Рәҗәп Юрик улы белән якыннан танышып, аңа концертта катнашырга тәкъдим иттек. Булса да булыр икән кешедә тавыш, үзәкләрне өзгеч табигый моң! Без аңа һәм гомумән бу якта яшәүче сәләт ияләренә тиздән өлкәдә узачак “Татар мәдәнияте көннәре”, “Фольклор” өлкә фестивальләрендә катнашырга киңәш иттек. Әлбәттә, йөргән җиребездә “Яңарыш” газетасының 30 еллыгына әзерлек баруы турында искә алдык, газетага язылырга чакырдык. Авылда эш булмаса да, кешеләр хәлле яшиләр. Безгә бигрәк тә авыл буйлап “Буран”нарның шәһәрдәге такси кебек йөрүләре кызык булып тоелды. Безне дә “Буран”га утыртып Олы күл буйлап йөрттеләр. Һәрберебез дә сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый торган хис-тойгылар кичердек. Әйтәм бит, без ял итеп, рухи яктан баеп кайттык. 5-10Бу күңелле кичерешләрдән әлегәчә арына алмыйча, шалтыратышып, яңадан искә төшереп алабыз. Минем белән бар эшләрен ташлап сәфәргә чыккан дусларым – Гөлфия апа Левкова, Гөлфия Сәйфуллина, Эрик Абдуллин, Роберт Сабиров, Илфар Кадралиев, Дания Латыйпова, Ринат Вәлиев һәм Владислав Новиковка да олы рәхмәтемне белдерәм”, - диде.

Вагай районыннан илһам, позитив кәеф алып кайткан “Яшь буын” оешмасы артистлары тиздән Тубыл, Яркәү, Түбән Тәүде районнарында яшәүче милләттәшләребез белән дә күңелле очрашулар уздырырга планлаштыралар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836