Материалы

Безнекеләр “Татар кызы” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

43-7“Себер йолдызы” өлкә проектының ике финалчысы Азалия Рамазанова белән Диана Бакирова “Татар кызы-2017” халыкара конкурсында катнаштылар. Казан шәһәрендә узган ярымфиналда Азалия - Төмән, ә Диана – Свердловск өлкәләрен тәкъдим иттеләр. Кызлар аш-су буенча мастер-класслар, кул осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Яшь гүзәлләрне Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырдылар. Шушы 3 көн эчендә кызлар арасында җылы мөнәсәбәтләр булдырылган.

Диана әйтүенчә, әлеге бәйгенең максаты да шунда – дөньякүләм яшәүче татар халкы арасында чын дуслык җепләрен ныгыту. “Татар кызы” бәйгесе – нәфислек, нәзакәтлелек, матурлык, акыллылыкны гәүдәләндерә. 43-8Шулай ук татар халкының мәдәниятенең матурлыгын, бай тарихын күрсәтергә ярдәм итә. Азалияне кызларның бер-берсенә конкурент итеп карау түгел, киресенчә, үзара ярдәм итәргә әзер торулары сокландырган. Ул: “Без бары татар телендә генә аралаштык. Һәркем үз телендә, диалектында сөйләшсә дә, без барыбер аңлаштык”, - дип әйтә. Финалга 25 гүзәл арасыннан 12 кыз сайланды. 24 октябрь көнне Уфа шәһәрендә алар кабат очраштылар. «Татар кызы-2017» халыкара конкурсында Диана Бакирова «Иң сокландыргыч кыз» исеменә лаек булды. Ә Азалия Рамазанова концертта катнашты.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума