Безнең горурлыгыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

48-64-7 ноябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә Президент Владимир Путин тарафыннан оештырылган Россия Федерациясенең «Сириус» сәләтле балалар үзәгендә халыкара фәнни эзләнүләр һәм иҗади эшләр 16 нчы конкурсының көндезге икенче йомгаклау этабы булып үтте. «Мәктәп мәгарифендә актуаль сораулар» дигән фәнни-практик конференциядә Төмән регионын яклап конкурста катнашкан Заводоуковск шәһәренең икенче мәктәбе математика һәм информатика укытучысы Диана Уразаева булды. Диана Дамир кызының ике укучысы бу конкурсның 1 этабында җиңеп чыгып, 1 дәрәҗәдәге «Җиңүче» дипломы белән бүләкләнделәр.

Диана Дамир кызына инновацион педагогик эшләр башкарган өчен 1 дәрәҗәдәге «Җиңүчеләр җитәкчесе» дигән ике таныклык тапшырылды. Россиянең табигать белеме академиясе һәм халыкара «Фәндә старт» конкурсының оештыру комитетыннан Диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Диана Дамир кызы югары дәрәҗәдәге, затлы, бик зур фәнни казанышлар, зур нәтиҗәле эшләре өчен «Леонардо да Винчи» исемендәге алтын медальгә лаек булды. Бу медаль белән егерме биш яшьлек кыз укучыларның иҗади һәм эзләнү эшләрен фәнни җитәкләгән өчен, бөтендөнья фәненең үсешенә зур өлеш кертеп, фәнни һәм практик мәгънәле яңалыклар ачып, фәнни тасвирлаган өчен бүләкләнгән. Укучыларны шундый фәнни эшкә оештыруы һәм өйрәтүе өчен «Рәхмәт хаты» да тапшырылды.

Конкурсның икенче көнендә Диана Уразаева «Педагогик шартлар һәм укучыларның проект эшләрен модельләштерү юллары» дигән доклад белән чыгыш ясады. Чыгышы тыңлаучы галимнәргә ошады. Шунда ук тагын да «Ил фәненә зур өлеш керткән өчен» дигән икенче медаль белән бүләкләнде. Ул мәсьәләләрнең үзе уйлап тапкан яңа төрле чишелеш методларын, яңа юллар эзләп табып, фәнни тасвирлаган. Диананың эшкәрткән методик кулланма материаллары, яңа төрле мәсьәлә, мисаллар чишелешләре Диана Уразаева методы дип методик әсбапларга кертеләчәк.

Әбисе Рәхилә УРАЗАЕВА,
педагогик хезмәт ветераны. Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума