Материалы

“Безнең тату гаилә” бәйгесенең нәтиҗәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

31-85-8 июль көннәрендә Аслана күчмә мәдәният комплексы Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Безнең тату гаилә» дигән интернет-фотоконкурс үткәрде. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр Ялутор районында яшәүчеләр генә түгел, Аромаш, Төмән, Тубыл, Исәт районнары, хәтта Ханты-Манси автоном округыннан да гаилә фотоларын җибәргәннәр. Бу турында безгә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- Безгә килгән һәр фотодан ихласлык һәм җылылык бөркелә. Аларда гаилә бәхете, мәхәббәт, бер-беренә хөрмәт, ышаныч, кайгырту, яклау хисләре. Гомумән әйткәндә, бу бәйгедә җиңелүчеләр юк, чөнки гаилә кыйммәтләре барысыннан да югары. Шуңа күрә дә һәр катнашучы үзен конкурста җиңүче дип саный ала. Форсаттан файдаланып, тагын бер кабат фотоконкурста катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, чынлап та, һәр эш җиңүгә лаек! Ләкин, бәйге булгач, беренчеләре, икенчеләре дә булырга тиеш бит. Күрсәткән активлыклары һәм креативлыклары өчен Тубыл шәһәреннән Лилия Дәүләтшина гаиләсенә, Төмән районы, Талымхан авылыннан Гүзәл Касмалина һәм Ялутор районы, Яңа Атъял авылыннан Зәйтүнә Абдуллинага зур, тату гаилә фотолары белән уртаклашканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук без авылдашыбыз Гүзәл Әмированы да катнашучылар арасында күрә алганыбызга бик шатбыз. Бәйгедә Төмән районы, Талмы авылыннан Ирина һәм Нурислам Бабушевларның зур гаилә тормышы мизгелләре тәкъдим ителде. Сүз дә юк, алар гаиләсендә бәйрәмнәр бик күңелле үтә икән. Яңа Атъялдан Эльза Нурмөхәммәтова гаиләсен билгеләп үтәсе килә, ул һәрвакыт без уздырган чараларда бик актив катнаша, матур һәм кызыклы эшләр җибәрә. Горноправдинск шәһәреннән Александра Хафизова безгә мәхәббәт һәм гаиләнең нык бердәмлеген гәүдәләндерүче дулкынландыргыч фото җибәрде. Альберт һәм Александраның күп балалы гаиләсенә тынычлык, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Гаилә учагы дөрләп янып, һәрчак җылытып торсын! Тубыл шәһәреннән Журавлевлар гаиләсен, Аромаш авылыннан Гыйззәуллиннар гаиләсен, Иске Кавдык авылыннан Жакуповлар гаиләсен һәм Октябрьский районыннан Коскойлайненнар гаиләсен безнең конкурста беренче тапкыр катнашулары белән котлыйбыз. Бу гаиләләр тормыш вакыйгаларын чагылдырган матур кадрлары белән уртаклаштылар. Алар барысы да оригинальлеге һәм кабатланмаслыгы белән аерылып торалар. Аларга мин: “Булган бәхетегезне кадерләгез. Чөнки бәхет бары гаиләдә генә туа. Бу әкияти дөньяда бәхеттән дә кадерлерәк нәрсә бар соң?!

Гаилә - ул бөек бүләк. Юкка гына бөек рус язучысы Лев Толстой: «Үз өендә бәхетле булган кеше генә чынлап бәхетле була ала», - дип әйтмәгән шул...

Фотоконкурска якташларыбыздан оригиналь, позитив һәм кызыклы фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Өч көн дәвамында тавыш бирү узды. Ахырда, куелган барлык шартларны үтәгән һәм җанатарлардан иң күп “лайк” җыйган 3 җиңүче билгеләнде. Исәт районы, Югары Егәнле авылыннан Рафиковлар гаиләсенең “Спорт гаиләсе» дип аталган фотография – 110 тавыш алып, 3 нче урынга чыкты. 31-92 урында Тубыл районы, Хуҗайлан авылыннан Тимкановлар гаиләсе булды. «Минем яраткан егетләрем» дигән фотолары -193 тавыш җыйды. “Безнең тату гаилә” онлайн-фотоконкурсының җиңүчесе дип Аслана авылында яшәүче Бакиевлар гаиләсе билгеләнде. Фотография «Калканым һәм терәгем булган өч яраткан баһадирым: Данил, Ленар һәм Таһир!» дип исемләнгән иде. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Һәм, әлбәттә, фотографияләргә тавыш бирүчеләргә, катнашучыларга, хуплаучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алар белән яңа иҗади конкурсларда тагын да очрашырбыз дип ышанабыз”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума