Материалы

Биек үрләр яуларга язсын

последние и лучшие новости искусства в мире

35-3Тубыл шәһәренең 8 нче янгын коткару отрядының 128 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчесе Тимур Юмадеев Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә узган ”RZD Golden Ring UItra Trail 100 2021” трейлинг фестивалендә катнашты. Бу – кросс элементлары белән төрле дистанцияләргә традицион йөгерүдә 4000нән артык катнашучы өч көн дәвамында биеклекләрне, урман, кырларны, аномаль эсселекне узып, үзләрен ныклыкка тикшерде. Кросс чын-чынлап Бөтенроссия трейлына әверелә.

Монда илебезнең 412 шәһәреннән һәм чит илләрдән дә катнашучы спортчылар үзләрен сынап карыйлар. Гомумән, биредә көндәшлек көчле булса да, ярдәмчеллек беренче урында була. Мондый кросста якташыбыз Тимур Юмадеевның катнашканы үзе бер батырлык! Финишка җиткән якташыбыз тәэсирләре белән уртаклашты: ”Мондый зур ярышларда беренче мәртәбә катнаштым. Мине кросста катнашырга Мәскәүдә яшәгән, армиядә бергә хезмәт иткән хезмәттәшем чакырды. Суздальдәге ярышта катнашуым турында якыннарым гына белде”, - дип әңгәмәбезне башлады. Коронавирус аркасында оештыручыларга эпидемиягә каршы таләпләрне үтәргә кирәк була. Суздаль шәһәрендә старт пакетын алу өчен барлык катнашучыларга да коронавирустан тикшерелү турында раслау бирергә кирәк була. Сүзен дәвам итеп:”Спорт ярышына махсус рәвештә өч ай әзерләндем. Үземнең характерымны сынап карыйсым килде. Старт иртәнге сәгать алтыда башланды. Мин дистанцияне алты сәгатьтә уздым. Онытылмаслык, җылы хисләр калдырды мондагы очрашулар, йөгерү, бер-береңә ярдәм итү. Финишка җитү, шатлыклы кичерешләр, тәэсирләр матур вакыйга булып хәтеремдә сакланыр. Фиништан соң карабодай боткасы белән сыйладылар. Мондый тәмле ботканы беркайчан да ашаганым булмады. Һәр катнашучы бердәмлек, шатлык хисләрен кичерде. Кросста төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре катнашты”, - диде.

Тимур Юмадеев Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасында хезмәтен 2020 нче елның июненнән башлый. Аңа спорт белән шөгыльләнү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, максатчанлык эшендә ярдәм итә. Ул җиңел атлетика белән Тубыл пединститутында укыган вакытыннан шөгыльләнә. Анда бөтенләй башка дистанцияләрдәге ярышларда катнаша. Спринтер дистанцияләрендә 100 һәм 200 метрга йөгерә. Тренеры Николай Гайдым җитәкчелегендә дүрт ел университет данын яклый. Югары белемле белгеч бүгенге эшенә бик тә җаваплы карый. ”Спорт - минем эшемнең аерылгысыз өлеше. Спорт ярышларында катнашырга, җиңүләр яуларга теләүчеләр күп күнегүләр эшләргә, үз-үзеңә ышанырга, максатларга ирешү өчен көчле омтылыш кирәген аңларга тиешләр”, - дип әйтә.

Тубыл районының Лаемтамак авылында туып-үскән егет кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Ул татарча сөйләшә, укый-яза да белә. Үзе әйтүенчә, аның тормышында ике төп мавыгу бар - спорт һәм балык тоту. Спорт физик һәм психологик чыдамлык таләп итә. Балык тоту кешегә ял итү мөмкинлеге бирә. Спорт белән дус булган кешенең тормышка карашы якты, киләчәге өметле була. Тимурның зур шәһәрләрдә, төрле дистанцияләрдә үткәреләчәк ярышларда катнашулары, җиңүләре алда әле.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума