Материалы

Бигәтен авылы тарихын өйрәнүче

последние и лучшие новости искусства в мире

43-6Төмән шәһәренең югары уку йортларында тирән белемле татар милләтеннән булган яшь укытучылар эшләве күңелләргә горурлык хисе өсти. “Яшьләр хәзер бернәрсә белән дә кызыксынмыйча, интернетта гына уйнап утыралар”, - дип зарлануларны инкаръ итеп, бүген “Яшьлек” сәхифәсе газета укучыларыбызны Төмән нефть һәм газ университетының эшче һөнәрләре буенча белгечләр әзерләү үзәгендә студентларга төпле белем бирүче Фәрхәд Абдалим улы Шамурадов белән таныштыра.

Фәрхәд Абдалим улы Чиләбе шәһәрендә туса да, балачагы Вагай районы, Бигәтен авылында уза. 2008нче елда Төмән машина төзү техникумын алтын медальгә тәмамлагач, тырыш, максатчан егетне техникумга укытучы итеп эшкә алалар. Шул ук вакытта ул Төмән нефть һәм газ университетында читтән торып укып, бу уку йортын да гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, инженер һөнәренә ия була. Моның белән генә тукталып калырга теләмичә, белемгә омтылучан егет 2015 елда Төмән индустриаль университетын кызыл дипломга тәмамлап, магистр дәрәҗәсен ала.

- Үземнең вазифамны бик яратып башкарам. Тормыш бер урында тормый бит, шуны истә тотып, студентларга төпле белем бирер, киләчәк һөнәрләренә кызыксыну, мәхәббәт уятыр өчен укыту эшемдә яңа методлар, яңа алымнар кулланып эшләргә тырышам. Чөнки бүгенге көндә иң мөһим педагогик максат - замана таләпләренә туры килгән белгечләр әзерләү, - дип әйтә Фәрхәд Абдалим улы. Укыту эшеннән башка ул әле үзенең нәсел шәҗәрәсен төзи, туган як тарихын өйрәнә. Бу шөгыль белән ул 2007 елларда, студент чагында ук кызыксына башлый. Вакыт үтү белән бай материал тупланып, автордан аларны китап итеп бер системага салуны таләп итә.

- Бигәтен авылы тарихын саклау максаты белән башкарылган хезмәтемне китап итеп бастырырга әбием– Рәхимә Мәмәдъяр кызы Имангулова дәртләндерде. Ул миңа авыл халкының сугыш һәм сугыштан соң елларда, колхоз эшендә нинди авырлыклар кичергәне турында еш сөйләп, мине туган илебез тарихына, кешеләренә ихтирам белән карарга өйрәтте. Миңа әле патшалар заманында яшәгән картинәм Рәбиха Колчакованы да күрергә насыйп булды. Бу да миңа чыгышыбыз белән без кемнәр, тарихи тамырларыбыз кайдан дигән сорауларга җавап табарга этәргеч ясады. Шулай ук озын токым җебендә үземнең урынымны да беләсем килде. Кемгә дә сер түгел, хәзерге вакытта бертуганнар да бик аз аралашалар. Минемчә, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү туганнарга ешрак күрешеп торырга ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Үземнең тикшеренү эшемне архив документларында эзләнүдән башлап җибәрдем. Төмән өлкәсе картасында кечкенә генә нокта белән күрсәтелгән Бигәтен авылы тарихына, халкына, ыруг-нәселләренә багышланган әлеге китапка 30дан артык нәсел схемасы һәм архив документлары кертеләчәк. Бу схемаларга карап берничә фамилияне бәйләүче нәсел башлыгын билгеләп була. Мәсәлән: Курмаш (1670 ел) нәселенә - Әминовлар, Ахиннар, Алеевлар, Дәүләтбаевлар, Исаковлар, Колчаковлар, Килмәтовлар, Мәүлетовлар, Мәмәдъяровлар, Шабановлар, Яналиевлар; Цәлик Комәтяков (1702 ел) нәселенә - Азисовлар, Исәнбаевлар, Кәримовлар, Мөхәммәтҗановлар, Ногмановлар, Ченбаевлар, Айнуллиннар; Турыш Турметев (1716 ел) – Талиповлар, Гафуровлар, Әхмәтовлар, Латыйповлар, Сәйдуллиннар, Сариповлар, Суфиевлар, Мөхәммәдъяровлар; Әбүшахмә Меретов (1753 ел) - Вахитовлар, Кәлимуллиннар, Кормановлар, Ариповлар; Урмаш Миглишев (1694 ел) токымына – Дузбакиевлар керәләр. Китапта кулакларны класс буларак юк итү чорында крестьяннар тормышы, кулаклаштырылган һәм сайлау хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең язмышлары яктыртыла. Шулай ук Бигәтен авыл советында кешеләргә карата төзелгән характеристикалар, төрле эчтәлекле гаризалар, шикаятьләр урын алачак, - дип үзенең тиздән дөнья күрәчәк китабы белән таныштырды.

Ә менә яшьләргә Фәрхәд Абдалим улы:

- Яшьләребез өчен тормышта уңайлы урнашу мәсьәләсе яшәү мәгънәсенә әйләнмәсен, киләчәккә ачык максатлар куеп, шуңа омтылсыннар иде. Иң мөһиме – үзләренең токым тамырларын онытмасыннар, чөнки безнең язмышыбыздан туган як тарихы языла, - дигән теләкләрен җиткерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума