#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бию сәнгатенең асылын күрсәтүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

19-12Бөтендөнья бию көнененә багышланган, төрле милләт халыкларының эстрада, заман, халык биюләрен шәһәр, өлкә һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган, танылган бию ансамбльләре башкаруында чыгышлар белән үрелеп барган концерт Тубыл шәһәрендә үтте. Бию сәнгатен яратучылар сәнгать һәм мәдәният колледжының хореография бүлегендә укучы талантлы студентларның, “Дуслык”, “Ассорти”, “Отрада” ансамбльләре башкарган биюләрне тамашачылар ләззәтләнеп карадылар. Ансамбльләрнең җитәкчеләре, танылган, дәрәҗәле хореографлар - Мөнәвәрә Андрущик, Илзирә Нурсубина, Марианна Фурса, Юлия Фокшекның иҗади хезмәтләренә нәтиҗә ясалды.

Тубыл биючеләре дәртле биюләрендә, хәрәкәтләрендә төрле милләт халкының холкын, эчке халәтен, характерын күрсәтергә тырыштылар. Ансамбльләрнең костюмнары да сокланырлык, зәвык белән тегелгән, һәр биюнең эчтәлегенә туры китерелгән иде. Югары категорияле, Россиянең мактаулы мәдәният эшлеклесе билгесе белән бүләкләнгән Мөнәвәрә Вәлиҗан кызы җитәкчелек иткән “Дуслык” ансамбле быел регионара бәйгеләрдә җиңүләр яулады. Аның студентлары да бию ансамбльләрен оештырып, үзләрен таныттылар. Бу концертта биючеләр буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләребезне “Авылда бәйрәм”, “Татар биюе”, “Кодалар көтәбез”, “Яулыклар белән бию”, “Урманга җиләккә”, “Чәчәкләр вальсы”н сәхнәләштереп куелган биюләрдә күрсәттеләр. Татар биюләрендә хатын-кызларның нәфислеген, затлылыгын, тыйнаклыгын, халкыбызның зирәклеген, милли үзенчәлеген күрсәттеләр. Ялгыз, төркем белән башкарылган биюләрне тамашачылар сокланып карадылар. Алар арасында “сәхнәдә очып йөрүчеләр”, “баскан җирләрендә ут чыгаручылар” да бар иде. Бию бәйрәменә багышланган концерт катнашучыларга да, тамашачыларга да зур шатлык, канәгатьлек китерде. Студентларның әти-әниләре, тамашачылар ансамбль җитәкчеләренә, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836