Материалы

Биюче дә үзе, галимә дә

последние и лучшие новости искусства в мире

22-7Тубыл педагогия институтының филология факультеты студенты Гөлнур Илдар кызы Зиннәтуллина якташларыбызга фән юлына ныклы адымнар ясаучы кыз буларак кына билгеле түгел, ул Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче, шәһәр, өлкә, халыкара бәйге-фестивальләрдә дәрәҗәле урыннар яулаучы “Аккош” бию студиясенең сәләтле оста биючесе дә әле. Аны Сабантуй сәхнәсендә, “Әмәл”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” кебек өлкә чараларында күреп, аның сыгылмалы хәрәкәтләренә, биюенең үзенә бик килешеп торуына сокланып туймыйсың. 

Гөлнур Илдар кызы Төмән шәһәрендә туып-үскән. Белемгә омтылучы, тырыш, максатчан кыз мәктәптә бары яхшы билгеләргә генә укый, мәктәп тормышында актив катнаша. 2013 елда Екатерина Харламова җитәкләгән “Аккош” ансамбленә биергә килә. 2014 елдан ул “Өлкә татар яшьләре бердәмлеге” оешмасының иң актив әгъзасы булып исәпләнә. Урта белем алганнан соң, Гөлнур Илдар кызы туган шәһәрен ташлап, югары белем алу нияте белән Тубылга китә. Бүгенге көндә ул педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенең 3 курсында укый. Ул әле 2017 елда “Себер йолдызы” регионара бәйгесенең финалында катнашып, “Иҗади кыз” исеменә лаек булды. Үткән ел ул Казан шәһәрендә узган татар яшьләренең бөтендөнья форумында катнашты һәм җәйге сменада “Идел” яшьләр үзәге оештырган, бала чагында үзе ял иткән “Милләтебез хәзинәләре” балалар лагерында вожатый булып эшләп кайтты.

2017 елда ул институтның социаль-педагогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, доцент Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнә башлады. Шушы вакыт эчендә аның себер татарларының теле, фольклоры, көнкүреше, гореф-гадәтләрен чагылдырган 6 фәнни хезмәте дөнья күрде. Ул җитәкчесе белән өлкәдә генә түгел, Россия һәм бөтендөнья күләмендә оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, лаеклы рәвештә чыгышлар ясый. Гүзәл Җәгъфәр кызы үзенең студентына зур өметләр баглап: “Бик җаваплы, төпле белемле, тырыш, биремнәрне төгәл башкаручы, эзләнүче яшь галимә ул”, - дип мактау, соклану сүзләрен тезде. Ә Гөлнур Илдар кызы үзе турында: “Укудан, фәнни хезмәттән башка мин “Аккош” ансамблендә биюемне дәвам итәм. Ял көннәремне туганнарым, дусларым белән уздырырга яратам. Үземне бәхетле кеше дип саныйм, шуңа бар теләгем - озак еллар шушы халәттә калу. Күңелгә рәхәтлек биргән эшләремне дәвам итү. Һәм, әлбәттә, иң зур теләгем - татар телендә иркен сөйләшергә өйрәнү”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума