Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чәк-чәк бәйрәме яңа форматта узды

последние и лучшие новости искусства в мире

44-723 октябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә кондитер-профессионаллар һәм кулинария осталыгын яратучылар арасында «Чәк-чәк - 2020» бәйгесенең финалы узды. Әлеге чара “Чәк-чәк party“ халыкара яшьләр акциясе һәм Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм кысаларында үткәрелде. Традициягә кергән бәйгенең уздырылу формасына быел бераз үзгәртүләр кертелде. Чарада катнашучылар 2 төрле ризык - номинация буенча бер ризык һәм “Татар мәдәният үзәгенә 20 ел” темасына икенче ашамлык әзерләргә тиеш булдылар.

Һәм тавыш бирү онлайн форматта үткәрелде. 1 нче санлы катнашучы «Дуслык» гаилә кулинариясе хезмәткәре Дамир Айзәтуллов иде. Кыска вакыт эчендә әлеге оешма тәмле камыр ризыкларын яратучы төмәнлеләр өчен чын дуска әйләнде. Бу дуслыкның төп үзенчәлеге шунда: «Дуслык» аш-су осталары һәрвакыт онлайн режимда эшлиләр. Алар теләсә нинди авырлыктагы заказны кабул итәргә һәм теләсә кайсы форматтагы чараны бизәргә әзерләр. 2 нче катнашучы - Кәсирә Юмашева менә дигән гаилә пешекчесе-кондитер, аның тәмле аш-су шедеврларын балалары һәм оныклары бик яраталар. Алар өчен ул чәк-чәкне теләп, һәрвакыт күтәренке кәеф белән әзерли. Татар халкының милли ризыгы - чәк-чәк белән Кәсирә Юмашеваның кызыксынуы кояшлы Ташкент шәһәренә бару сәбәпле барлыкка килгән. Биредә аны чәк-чәкнең төп рецептына грек чикләвеге, йөзем, хәлвә һәм башка ингредиентлар кушылуы гаҗәпләндерә. Кәсирә Мәгаз кызы бу искиткеч ризыкны беренче мәртәбә 2013 елда пешерә, шуннан бирле чәк-чәк аның кадерле кунаклары өчен иң яраткан тәм-томга әверелә. 3 нче катнашучы - Лилия Гомәрова Татарстан Республикасында туып-үсеп, 3 ел инде Төмән шәһәрендә яши. Балачактан ул аш-су фанаты булып, төрле ризыклар әзерләп, үзе өчен ниндидер яңалык ачып, ризыкның тәмен камиллеккә җиткерергә тырыша. Соңгы вакытта татар ашлары белән кызыксына. Лилия Николай кызы өчен татар кухнясы - балачак тәме һәм милли гореф-гадәтләре. Һәм ул аларны балаларына, киләчәк буынга тапшырасы килә. 4 нче аш остасы - Төмән транспорт технологияләре һәм сервисы көллияте студенты Радмила Сабитова. Ул тимер юл технологияләре бүлегенең 1 нче курсында укый. Кечкенәдән камыр ризыклары белән мавыга, бигрәк тә төче чәк-чәкне ярата. Шулай ук Радмила Ринат кызы бик күп татар җырларын белә, яратып башкара да.

5 нче сандагы Төмән транспорт технологияләре һәм сервисы көллияте студентлары быел 2 нче тапкыр «Чәк-чәк» бәйгесендә катнашалар. Алар үзләренең чәк-чәкләрен студентлар тулай торагы кухнясында пешергәннәр, аны «Студентлар кулинария этюды» дип исемләгәннәр.

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында тамашачылар һәм җанатарларның күңеллрен күтәреп мәдәният йортының артистлары матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар. Кондитер-профессионаллар арасында җиңүче булып «Дуслык» гаилә кулинариясе танылды. Кулинария осталыгын яратучылар арасында Лилия Гомәрова җиңүче булды. Шулай ук Кәсирә Юмашева - «Дуслык чәк-чәге», Радмила Сабитова - «Кулинар этюды», Төмән транспорт технологияләре һәм сервис көллияте студентлары - “Борынгы ризыкны яңача әзерләү» номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Чәк-чәк - ул татар халкының кунакчыллыгы символы. Аның белән элек-электән кадерле кунакларны сыйлаганнар. Бу традицияне саклап, аш осталары үзләренең чәк-чәкләре белән “Дзержинец” мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Төмән шәһәренең «Гаилә» балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге балаларын сыйладылар. Ә балалар “Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы”ны сайладылар. Әлеге бүләккә «Дуслык» гаилә кулинариясе лаек булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836