“Чәк-чәк” җырын оста башкаручылар

последние и лучшие новости искусства в мире

13-10Рәсемдәге бу кызлар - Ангелина Азеян һәм Маргарита Мелюховага һич тә сокланмыйча карап булмый. Авылларда да туган телебездә сөйләшергә теләмәгән балалар үстереп яткан чорда, ике шәһәр кызының сәхнәгә чыгып, татар җырларын зур горурлык белән башкаруларына ничек сокланмыйсың?! Кызлар “Чәк-чәк” җырын бик оста башкарып, төмәнлеләргә үзләрен таныттылар һәм тамашачылар мәхәббәтен яулап өлгерделәр. Әрмән һәм рус милләтләреннән булган бу кызлар шәһәрнең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда эшләүче татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова җитәкләгән “Бәйрәм” ансамбленә йөриләр.

Икесе дә шәһәрнең 43 мәктәбендә 9 сыйныфта укыйлар. Киләчәктә Төмән сәнгать көллиятенә укырга керергә хыялланалар. Кызлардан ничек “Бәйрәм” ансамбленә килүләрен сорагач, Ангелина:

- Әнием эстрада вокал ансамбленә чакырып язылган афишаны күреп, мине Гөлнара Вәлиулла кызына тавышымны тыңлап карарга алып барды. Хәзер инде мин бу төркемдә 10 ел җырлап, биим. Аннары мин җырларга яраткан иптәш кызым Маргаритага ансамбльгә йөрергә киңәш иттем. Ул биредә 2 ел җырлый. Татар җырларын башкару безгә бик ошый. Җырларның сүзләрен язып алып, ятлыйбыз, Гөлнара Вәлиулла кызы сүзләрне дөрес әйтергә, җырларга өйрәтә. Шушы вакыт эчендә без бер-беребезгә ияләшеп, бер гаилә кебек бик дус, күңелле яшибез. Төрле өлкә, регионара бәйге-фестивальләрдә катнашып, югары урыннар алабыз. Ансамбль белән чыгыш ясау безгә,чынлап та зур бер бәйрәмгә әйләнә. Хыялыбыз тормышка ашып, сәнгать көллиятен уңышлы тәмамлагач, Гөлнара Вәлиулла кызының юлыннан барып, “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда балалар белән эшләргә уйлыйбыз, - дип сөйләде.

Ангелина белән Маргаритага хыяллары тормышка ашсын дип, киләчәкләрендә уңышлар, югары дәрәҗәләр яулауларын телик.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума