- Карт агачта да яшь бөреләр була. (Рифат Җамал).
- Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ).
- Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була. (Рәзил Вәлиев).
- Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың. (Дж. Темплтон).
- Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзергә икәнен уйлый башла. (Ошо).
- Һәрвакыт ни хис итсәң, шуны әйт, ни уйласаң, шуны эшлә! Дәшмәү язмышны сындыра. (Пауло Коэльо).
- Кеше һәрвакыт иртәгесе көнне зарыгып көтә. Үзе һәрвакыт гомер тиз үтә дип зарлана. (Зөлфәт Хәким).