Материалы

Ә сез кояшта кызынасызмы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Кояшта кызыну, матур итеп каралу һәркемнең тән тиресе үзенчәлекләренә бәйле.

Кызыну диетасы һәм кояштан саклану

1. Кояш нурлары астында таркала торган С витамины запасын тулыландыру өчен татлы борыч, карлыган, киви, әфлисун, лимон ашарга кирәк. С витамины – шулай ук кояшның зыяныннан саклаучы да.

2. РР, С витаминнарына һәм каротинга бай булган шпинат ярдәмендә тиредә кызынган төснең озаграк саклануын тәэмин итеп була.

3. Кишер, өрек, шәфталу, кавын, манго, карбыз, кабак ашасагыз, тире тигез кызыныр. Бета-каротин тирегә көрән төс бирә, кан тамырларын ныгыта.

4. Томаттагы ликопен дигән матдә организмда меланин эшләнүен тизләтә, димәк, тире тизрәк кызына.

5. Мандаринның бер тамчы эфир маен сокка кушып, пляжга чыгар алдыннан ярты сәгать элек эчәргә кирәк. ире янмас һәм пигмент таплары барлыкка килмәс.

6. Кояшның зыянлы нурларыннан саклану чараларын элек зәйтүн маена хуш исле тәмләткечләр кушып ясаганнар. Бу тиренең сафлыгын саклаган, картаю барышын акрынайткан. Хәзерге көндә кояштан саклаучы кремнар башка төрле ясала, әлбәттә. Шулай да борынгы ысуллар да ярап куя кайчак. Крем алырга мөмкинлек булмаганда, пляжга барганда үзегез белән үсемлек мае алыгыз.

«Шәһри Казан»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума