Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әби бурычы

последние и лучшие новости искусства в мире

4-4Оныкларны бертуган эне-сеңелләрнең (без сигезәү идек) балалары белән очраштыру теләге, ничектер, үзеннән-үзе килеп чыкты. Башта оныкларны гына дигән идем, аннары калган туганнарны да чакырыйм дидем. Аларның яшьлекләре бездән нык аерыла, үзләрен жәлләп тә куям – көннәре телефонга текәлеп уза. Гөрләшеп клубларда очрашып, җырлап-биеп яшәгән заманалар киредән кайтмас инде. Шуңа күрә бер-берләре белән танышсыннар дип, шул кичәгә ныклап әзерләнә башладым.

Ял көннәрен туры китерү җиңел булмады. Эш графиклары төрлесенең төрлечә бит. Шулай да башкарып чыктым. Кичә 7 нче январь көнгә билгеләнде. Барысы да шуны гына көтеп торгандай, Тубыл шәһәреннән, авылдан, Төмәндә яшәүчеләр сәгать 4кә килеп тә җиттеләр. Әбинең табыннары әзер, бишбармаклары пешкән иде. Алтысы – үземнең онык, алты племянник килгән. Ике метрлы егетләр, чибәр кызларыма карап, күзләремә ышанмыйча, сокланып тордым. Кай арада үскәннәр дә, кай арада буй җиткәннәр. Югары уку йортларын тәмамлап, эшләп йөриләр. Әле гаилә кормаган, тормышка чыкмаган яшьләрне генә җыйдым. Мөгаен, иң зур горурлыгым - аларның инсафлы, тәртипле, начар холыкларга ия булмавыдыр. Сеңелем Разиянең ике улы: Ризван Альшин - борт проводник, зур самолетларда чит илләргә оча, икенчесе Ринат. Оныкларым Абдрахман, энесе Әмирнең еракларда эшләп, бер айга ялга кайткан чаклары. Энем Хәйдәрнең улы Тимур Юмадеев Тубыл шәһәрендә МЧСта эшли. Әле күптән түгел генә 80 шәһәр катнашкан спортчылар арасында беренче урынны яулап кайткан иде. Кызы Ленара Тубыл медицина колледжында белем ала. Марат Төмән шәһәренең нефть һәм газ университетының 3 нче курсында укый. Оныгым Алия Сафиуллина Төмән медицина колледжында, Сафия белән Айшә оныкларым Төмәннең 52 нче мәктәбендә белем алалар һәм әйбәт кенә билгеләргә укыйлар. Араларында сеңелем Тәнзиләнең улы Рөстәм Тимергалиев - әти-әнисенең иң ышанычлы ярдәмчесе, печән-утын әзерләүдә, хайваннар үрчетүдә аңа тиңнәр юк. Быел бер тонна җиләк җыйды. Үзе намуслы, акыллы, кешегә ярдәмчел.

Мин программа буенча башта тәмле бишбармак белән сыйладым, аннары төп бабаларыбызның кайда, ничек яшәгәннәрен 10нчы буынга кадәр сөйләп чыктым. Игътибар белән тыңладылар. Шәһәр паркына барып фоторәсемгә дә төшеп кайттылар. Бу кичә барсына да бик ошады. Алардан да бигрәк мин бәхетле идем. Телефонда төркем ачып, бу традицияне дәвам итеп, хәзер инде очрашып торачакбыз, дип сүз куештылар.

Ә мин изге эш эшләгәндәй, җиңел сулап куйдым. Аларга карап тору - үзе бер бәхет. Әбинең бурычы моның белән генә төгәлләнми әле. Аларның уңышларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләдән исәнлекләрен сорап, догада үтыру. Безнең әбиләр дә дога укып, теләкләр теләп яшәгәннәр. Менә шулай нәсел-тамырлары дәвам итә. Диндә, догалар белән сугарылып үскән балалар саф, чиста күңелле, кешелекле булалар шул. Аллам исәнлектән аермасын, аларга саулык-бәхетләр бирсен.

Наилә САФИУЛЛИНА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836