Материалы

Егет булсаң – шундый бул!

последние и лучшие новости искусства в мире

18-8Чын татар егете, гомумән, ир-егет дип әйтерлек, булган, тырыш, сәләтле Айдар Садыйков быелгы “Татар егете” бәйгесе җиңүчесе булды.

Айдар үзе Төмән районының урманнар эчендә урнашкан Муллаш авылыннан. Аның бәхетенә каршыдыр, ул мәктәптә укыган елларда монда балалар музыка мәктәбе эшли. Нәкъ менә шунда баян классында укый, вокал буенча белемен үстерә Айдар. Соңрак үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнә. Футбол буенча авыл командасы әгъзасы да ул. Волейболны да ярата. Мәктәпне тәмамлагач, егет Төмән технологик колледжына пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерергә укырга керә. Тик бу һөнәр белән киләчәк тормышы арасында уртаклык тапмый ул. Укудан соң, Муллаш клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләп ала. 

Ватанны саклау – намус эше, дип уйлый һәм армия сафларында хезмәт итеп кайта, хәзер дә сак төркемендә эшли ул.

“Татар егете” бәйгесендә Айдар үзен чын ир-егетләрчә тотуы һәм искиткеч матур, яхшы җырлавы белән танытты. Быелгы бәйгедә аңа тиңнәр югын тагын бер кабат раслады һәм, мин бу җиңүгә лаек, дигән үз-үзенә ышанычын да аклады.

Аңа көч өстәргә килгән туганнары, авылдашлары чын күңелдән горурландылар.

- Берәр эш башкарыр алдыннан ныгытып уйлап кына керешә. Быел конкурс турында ишетүгә, мин булдыра алам бит, дип йөрде дә, үзен сынап карарга уйлады. Бик тырыш бала ул, төгәл, пөхтә, пешекче дә үзе, армиядә дә хезмәт итте. Бөтен эш тә кулыннан килә. Үземнең кызлар гына булгач, гел аңа мөрәҗәгать итәм. Абыйсы белән ярдәм итәргә генә торалар. Икесе дә өйләнмәгәннәр әле, - дип сөйләде апасы Нәфисә Бабшанова.

Айдарга үзенә дә берничә сорау белән мөрәҗәгать итеп өлгерә алдым:

- Җиңәрмен дип уйламаган булырсың?

- Беренче кастингка барганда финалга үтмәдем, икенче елга барыргамы, юкмы дип уйладым. Килеп чыкмады. Быел үземне сынап карарга булдым. Финалга үтеп, лагерьда башка катнашучылар белән танышып, дуслашып, җиңүгә өметем ныгыды, үземне лаеклы хис итә, белмәгән һөнәрләремне дә үзләштереп, хореографияне дә өйрәнә башлагач, сәхнәдә үземне иркенрәк тота башладым.

- Җиңүдән соң нинди фикерләр туды синдә, бу ярышта катнашу сиңа нәрсә бирде?

- Куйган максатым уңышлы тормышка ашкач, мин бик шат. Теләгем үтәлде.

Мин монда биергә өйрәндем. Гади вальсны да биеп караганым юк иде, башта килеп чыкмаса да, аннары яхшы гына остарып киттем. Дуслар таптым, дин турында өстәмә мәгълүматлар белдем. Финалга үземне ялгыш эләккән шикелле хис иткән идем, бар да ят. Хәзер миңа мондый мөмкинлек биргән жюри әгъзаларына рәхмәтем чиксез.

Бу конкурска барыргамы-юкмы, дип икеләнеп торучы яшьләргә бер генә нәрсә әйтер идем: килүегезгә һич үкенмәссез, шәхес һәрвакыт үсәргә, белем алырга тиеш, ә монда үз телең, халкың, мәдәниятең, динең турында алган дәресләр күңелгә гомергә сеңеп калалар.

- Хәзер авылдашларың белән концертларда катнашасыңмы?

- Әйе, хәлдән килгән кадәр авылдашлар белән дә, татар мәдәният үзәгенә дә концертларга йөриячәкмен.

Афәрин, Айдар, шулай үз-үзеңә ышанучан, башлаган эшне җиренә җиткерүчән, акыллы булып кал. Мәхәббәтеңне табып, тигез тормыш сукмагыннан атларга, үзегез шикелле чын татар егет-кызларын тәрбияләргә насыйп булсын сиңа.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума