Материалы

Электрлы самокатларда йөрүчеләр саны арта

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы елларда шәһәр урамнарында электрлы самокат, гироскутер, скейтлар, роликлы тимераякларда йөрүчеләр саны арта бара. Элек аяк белән этенеп йөртелә торган самокат балалар уенчыгы дип исәпләнгән булса, бүгенге көндә олылар арасында да бу төр транспортны сайлаучылар күбәйде. Чынлап та, бик уңайлы бит - бензин кирәкми, һаваны пычратмый, күтәреп йөреп тә була, кичен “зарядка”га куясың да, көне буе шуңа атланып чабасың. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен үтәү аларга да бик мөһим. Алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк.

Шуңа карамастан, күпләр моны уенчык буларак кына кабул итә. Әмма чынлыкта ул бер дә уенчык түгел икәнен яхшы аңлаган ЮХИДИ хезмәткәрләре бу төр транспортта йөрүчеләрнең иминлеге өчен борчыла башлаганнар. Шунысын да искәртеп үтик, быел Россиядә гироскутерлар һәм электр самокатлары катнашында 95 һәлакәт теркәлгән, нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Россия эчке эшләр министрлыгында алар өчен «шәхси мобильлек чаралары» дигән махсус термин уйлап тапканнар. Россия эчке эшләр министрлыгы һәм транспорт министрлыгы бу көннәрдә электр самокатлары һәм гироскутерлардан файдалану һәм алардан файдаланган кешеләрнең хокуклары, бурычлары турында юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр проектын әзерләячәкләр. Кагыйдәләрдә шәхси мобильлек чараларында велосипед юллары буенча хәрәкәт итү турында язарга ниятлиләр. Махсус юллар булмаган очракта, тротуарлар буенча сәгатенә 20 чакрым тизлектә йөрергә тиеш булачаклар. Юлның машиналар йөрү өлешендә электр самокатларында, монотәгәрмәчләр һәм гироскутерларда йөрүче кешеләр җәяүлеләр кагыйдәләрен истә тотып, юлның уң ягыннан барырга тиешләр. Кагыйдә бозган өчен аларга 500 сумнан алып 1500 сумга кадәр штраф яный.

Иминлек кагыйдәләрен саклау киңәшләре

- Шәхси мобильлек чаралары белән машина юлына чыгарга ярамый икәнлеген истә тот!

- Үзеңне җәяүледән күпкә тизрәк хәрәкәт итүеңне истән чыгарма. Шуңа тизлекне контрольдә тот. Каршыңа кеше килмәгәнгә ышаныч булса гына, тизлекне арттыр.

- Таудан төшкәндә, чамалап, тизлекне әкрен генә көйлә.

- Шлем ки, терсәк һәм тезне саклый торган җайланмаларны так. Ә кичен яки төнлә киемеңә яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетеп куй.

- Җәмәгать транспортына кергәндә, самокатыңны җый. Болай иткәндә, үзеңә дә, башка пассажирларга да уңайлырак булыр.

- Самокатта тигез юлда гына йөрергә тырыш. Шуңа да транспорт чарасына атланыр алдыннан, кайсы юлдан барачагыңны планлаштырып куй.

- Канализация люгы капкачы, асфальттагы чокырлар авариягә китерергә мөмкин. 

- Үзең белән һәрчак мультитул (шестигранник җыелмасы) йөртсәң дә яхшы булыр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума