Материалы

Әлфиянең якты хыяллары тормышка ашсын

последние и лучшие новости искусства в мире

44-5Тубыл шәһәренең “Санитар-эпидемиологик иминлек” оешмасында дерматокосметолог, трихолог булып эшләүче Әлфия Ташбулатова кече яшеннән табибә булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлап, уйлап та тормыйча Төмән медицина академиясенә укырга керә. Югары уку йортында уку җиңел булмаса да, Әлфия төрле фәнни-практик конференцияләрдә, конкурсларда катнаша. “Аспирантлар, интерн, ординаторларның клиник күзәтүләре һәм фәнни эзләнүләре” темасына язылган фәнни эше белән 2017 нче елны узган фәнни-практик конференциядә катнашып өченче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә.

Академиядә укыган вакытында Әлфия волонтер булып эшли башлый. Студент чагын искә алып: ”Тормышта төрле авырлыклар кичерергә туры килде. Әнием авырып киткән елны онытып булмый. Шуннан соң, авыр сынаулар кичергән авыруларга, гомумән, ярдәмгә мохтаҗларга без булышлык күрсәтә алганыбызны аңлап, мин дә бу изге эшкә тотындым. Авырган кешегә уңай эмоцияләр, җылы сүзләр бик кирәк. Минем инициативаларымны хуплаучы үземнең гаиләмә рәхмәтлемен. Нинди генә сынаулар булмасын, алар мине рухландырып тордылар”, - дип сөйләде.

Әлфия Ташбулатова Төмән шәһәренең “Йөрәктән йөрәккә” коммерцияле булмаган автоном оешмасы фондын гамәлгә куючыларның берсе дә. Алар онкологик авыруларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга волонтерлык ярдәмен күрсәтәләр, балаларга төрле чаралар, бәйрәмнәр оештыралар. Төмән медицина көллияте студентлары белән өлкә күләмендә узган WorId SkiIIS бәйгесендә дә җиңү яулыйлар. “Балаларга ярдәм үзәге” балалар өчен Яңа ел бәйрәмендә, 1 нче июнь балаларны саклау көнендә, 1 сентябрьдә төрле чаралар оештыралар. Яшь табибә кешеләрне үзләрен, якыннарын яратырга, хөрмәт итәргә, бер-берләре белән ярдәмләшеп яшәргә, эшләгән эш урыннарында бер-берләренә игътибарлы булырга киңәш итә. Аллаһы Тәгалә кушканча, һәммәбезнең күңелендәге игелек белән уртаклашып, изге гамәлләр үтәп яшәргә кирәклеген онытмыйк, ди.

Әлфия бүген танылган дерматолог, косметолог та. Ул эшенең нәтиҗәсен күреп, канәгать булып хезмәт итә. Әлфия Ташбулатованың киләчәккә планнары күп. Күңелендә җылы хисләр калдырган “Себер йолдызы һәм себер егете” бәйгесендә катнашаканы турында да ул сагынып искә алды. Бәлки шуңа күрә, киләчәктә татар кызлары өчен бәйге оештырырга, балалар өчен татар телендә журнал да чыгарырга телидер ул. Өч улының яраткан әнисе - Әлфия Ташбулатовага әле 29 яшь булса да, ул балаларның киләчәге турында уйланып яши. Аларга кече яшьләреннән татар теленә мәхәббәт уятырга тырыша...

Без яшь белгечкә эшендә уңышлар телибез. Әлфиянең якты хыяллары тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума