Элина Россия Президенты грантын алды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-8Түбән Варта дәүләт университетының физкультура һәм спорт факультетында укучы Элина Сәитова «Спорт» номинациясендә РФ Президенты грантына ия булды. Элина 12 яшьтән дзюдо белән шөгыльләнә һәм узган ел 23 яшькә кадәр Мурманск шәһәрендә узган Россия беренчелеге призеры булды.

- Безнең университет укытучысы Альберт Галеевка рәхмәтемне җиткерәсем килә, ул мине әлеге конкурска тәкъдим итте дә инде. Мин җиңәрмен дип уйламаган идем. Әмма җиңүемә бик шатландым, - дип әйтә Элина. Чынлап та, Элина өчен спорт беренче урында. Дзюдога аны кызы үзен яклый алсын дип әтисе алып килгән.

- Миңа бу спорт төре бик ошый, шуңа күрә алга барасы һәм тагын да зур нәтиҗәләргә ирешәсе килә, - дип әйтә Элина Сәитова. Чөнки аның яраткан тренеры Светлана Большакова яңа спорт максатларын куя. Хәзерге вакытта Элина спорт травмасыннан дәвалана. Ул тиздән Екатеринбург шәһәрендә узачак турнирда һәм Россия чемпионатында чыгыш ясарга әзерләнә.

Элина Сәитовага яңадан-яңа җиңүләр һәм зур казанышлар телик!

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума