Елмаеп алыйк…

последние и лучшие новости искусства в мире

Институтта укучы кыздан хат: «Әти! Әни! Мин укырга чыгып киткәннән соң инде өч ай узды. Ул вакыттан соң күп вакыйгалар булды. Алданрак хәбәр итмәгәнгә гафу үтенәм. Әмма яшереп кала алмыйм, язам. Әмма укыр алдыннан утырыгыз. Алайса егылуыгыз бар. Минем барысы да әйбәт инде. Институт тулай торагындагы янгын вакытында сикереп төшкәндә сынган аяк та төзәлде. Дөрес, башым гына кайчак бик авырта.

Янгын вакытында мине янгын сүндерүче коткарды. Аннары ул хастаханәгә килеп йөрде, яшәргә урын булмагач, мине үзенә чакырды да, мин анда яши башладым. Ул мине бик яратты, ул әтидән нибары ике яшькә генә олырак. Дөрес, аның кечкенә кызы да миннән ике яшькә олы иде, ул мине бер дә яратмады. Авырга узуымны белгәч, бөтенләй күралмый башлады. Әмма без өйләнешә алмадык, чөнки мин кара тәнле егеткә гашыйк булдым да, тулай торакка кире күченеп киттем.

Менә шул.

Хәзер чын дөресе: Бернинди янгын да булмады, минем бер җирем дә сынмады, мин кияүгә дә чыкмадым, егетем юк. Әмма мин тарих белән физикадан имтиханнарны «өчле»гә бирдем һәм миңа стипендия бирелмәячәк. Мин бары тик билгеләр өчен орышмавыгызны, тормышта тагын да куркыныч хәлләр була икәнен генә әйтергә теләдем.Сәлам белән, сезнең кызыгыз».

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума