Материалы

Ерак Көнчыгыштан грант яулап кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

30-12Күптән түгел Владивосток шәһәрендә “Шәрык” беренче Бөтенроссия Ерак Көнчыгыш яшьләр мәгариф форумы узды.

Анда 18 яшьтән алып 30 яшькә хәтле булган укытучылар, белгечләр, архитекторлар, журналистлар, event-менеджерлар һ.б. катнаштылар. 10 көн дәвамында барган әлеге чарада делегатлар лекцияләр тыңлап, мастер-класслар, семинарларда катнаштылар, 8 юнәлеш - мәгариф, идарә, хезмәт һәм карьера, эшмәкәрлек эшчәнлеге, төзекләндерү һәм төзү, тормыш сыйфаты, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль активлык буенча проект эше алып бардылар.

Мәйданчыкларда бактерия һәм микробларның килеп чыгышлары, азык-төлек җитештерү кебек сорауларны карап, спонсорлар белән элемтәгә керү, шәхсән финанс, шәһәр тирәлеген формалаштыру, роботлаштыру, онлайн-сатулар турында фикерләр алыштылар. Әлеге форумда Төмән шәһәреннән актив яшьләребез - Юлиана Кадралиева белән Денис Базюк булып кайттылар. Юлиана 100 мең сумлык Грантка тәкъдим сертификаты алды. Ә Денис Базюк Ерак Көнчыгышны үстерү проекты төркеменә керде һәм регионда авыл хуҗалыгын үстерү идеясен эшкәртте. Яшь белгечләр экспертларга бары 200 идея тәкъдим иттеләр. Аларның 72се 30 млн сумнан артык Грантка тәкъдим сертификаты алды. Юлиана Кадралиеваның проекты - “Медиа Лига”. Аның төп максаты - Төмәндә медиаволонтерлыкны үстерү. Моның өчен ул курслар оештырып, анда катнашучылар 6 атна эчендә видео һәм фотога төшерү, мәкаләләр язып социаль челтәрләренә алып чыгу буенча мастер-класслар үткәрергә планлаштыра. Теориядән соң актив яшьләр социаль проектлары җитәкчеләреннән 7 интервью алып, аралашуны алыштырган гаджетлар, зарарлы гадәтләр турында 3 фотопроект булдырачаклар. Донорлык һәм экохәрәкәтнең файдасы турында 2 ролик, шулай ук балалар йортында тәрбияләнгән балаларның уңышлары, ятим балалар белән эшләүче кешеләр турында 3 документаль фильм төшерәчәкләр. Бу проектны ул сентябрь аенда дөньяга ашырырга уйлый. Үзенең планнары турында Юлиана: “Бүгенге көндә мәгълүмат – бик мөһим һәм кыйммәтле әйбер. Медиаволонтерлыкны популярлаштыру бик түбән дәрәҗәдә булу һәм проект төркемнәренең билгеле бер күнекмәләре җитмәү сәбәпле, күп кенә ирекле инициативалар мәгълүмати ярдәмсез яшиләр. Сораштыру вакытында 15 кураторның 13е медиаволонтерлар ярдәменә мохтаҗ икәнлекләрен әйтте. Шуның өчен мин инициативалы кешеләрдә кирәкле компетенцияне үстерүне кирәк дип таптым, Аннары алар халыкка яшәешне көн саен яхшыртучы, алга этәрүче кешеләр турында дөрес, аңлаешлы, кызыклы һәм сыйфатлы итеп сөйләсеннәр өчен”, - дип әйтә.

“Өлкә яңалыклары”
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума