#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Эшкә уңган, сүзгә оста кыз бала

последние и лучшие новости искусства в мире

18-3Өлкә татар Конгрессы үткәргән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрен кем генә күзәтеп бармый икән?! Быелгы сайлап алу турының фоторәсемнәрен караганда иң беренче игътибарны ачык йөзле, кыска чәчле кыз җәлеп итте. Соңыннан аның Асия Сәйдуллина булуын аңладым. Ә инде бәйгедә җиңү яулавын һәм күпләрнең бу кызны үз итүен белгәч, аның турында кызыксынуым артты гына. Кайсы ягы белән сокландырды соң ул?

Асия бик актив, төрле юнәлештә үзен сынап карарга өлгергән тырыш кыз булып чыкты. Әле 20 яшьтә генә булуына карамастан, ул инде спорт ярышларында җиңүләр яуларга өлгергән, шулай ук музыка белән дә якыннан дус: җырлый, акустик һәм электрогитарада уйный; әле шигырьләр дә яза, поэзия кичәләрендә катнаша. Хәзер беренче китабымны әзерлим, Украина һәм Россия шагыйрьләре белән аралашам. Болардан тыш, әле студентлар радио-проектында да эшлим, - ди ул “Вместе мир” милләтара порталы мәйданында урнашкан siberia-star.vmeste-mir.ru сайтындагы блогында. Сүз уңаеннан, бу блогта иң күп хисләре белән уртаклашучы да Асия булгандыр. Төмән дәүләт университетының нәшрият эше факультетында өченче курста уку дәверендә җирле язучыларның китапларын басмага әзерләргә дә вакыт таба икән әле.

Сеңлесе Лилиянең конкурста катнашырга чакыруын да уйнап кына кабул итә ул. Тик татар мәдәният үзәгендә үткән “Аулак өй”дә милләттәшләре белән туган телдә аралашу чынлап та илһамландыра үзен. Мәшәкатьләр белән тулы көннәрдә ныклап чыгышын да әзерләргә вакыты калмый. Финалга үтү хәбәрен башта аңлап та җиткерми. Аннары гына анда лаеклы катнашырга кирәклеген уйлый башлый. Махсус татар телендә шигырь, аңа көй яза.

Тагын да Асиянең бик тә гаилә җанлы булуы ачыкланды. Ул лагерьда булганда һәр буш вакытын гаиләсе белән үткәрергә, аралашырга тырыша.

- Асия, бу конкурста катнашу нәрсә бирде сиңа?

- Иң беренче, әлбәттә, дуслар таптым, икенчедән, туган телне яхшырак өйрәндем. Хәзер татар егетенә кияүгә чыгу турында күбрәк уйлана башладым, нәкъ менә татар егетенә, ә башка милләткә түгел. Гомумән, конкурстан күп уңай тәэсирләр алдым, татар телендә сөйләшү буенча тәҗрибә генә алу түгел, ә характерыбызны да чыныктырабыз, чөнки төннәр буе йокламыйчан әзерләнергә туры килә.

- Конкурсның финалисты буларак, татар яшьләренә ни теләр идең?

- Һәрвакыт дус булсыннар, татар телен яхшы белсеннәр, бергә күп төрле чаралар үткәрсеннәр. Татар яшьләр бердәмлеге, әлбәттә, күп эшли. Ләкин көн саен төрле-төрле кичә-бәйрәмнәр үтсен иде. Бу безне тагын да ныграк берләштерәчәк, халкыбызны тагын да югарырак үрләргә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

- Җиңәрмен дип уйлаган идеңме?

- Минем өчен төп максат – татар мәдәнияте турында белгәннәремне, татар телендә сөйләшү осталыгымны арттыру иде. Мин халыклар дуслыгы ягында, тик бу бәйгедә катнашуымның төп бурычы – башкалар алдында татарларның сәләтле, киң күңелле, акыллы, намуслы халык икәнен раслау иде. Мин – татар кызы һәм шул милләттән булуым белән горурланам, шатланам. Кем икәнеңне беркайчан да онытмаска кирәк! Әлбәттә, җиңәргә дә өметләндем. Ниндидер эшкә аның йөз процентка үтәлмәслеген белә торып керешү – мәгънәсезлек, минемчә.

Кызлар-егетләр барысы да чын йолдызчыклар. “Себер йолдызы” таҗы Эльвирага эләгер, ә “Татар егете”н Эльгар, яисә Азамат алыр, дип уйладым. Бәйгенең идеясен булдыручы Ринат Насыйров әйткәнчә, финалга үтү – ул үзе җиңү инде. Һәркемнең моңа лаек сыйфатлары булды.

Сәхнәгә чыгар алдыннан артык каушамадым, чөнки гаиләмне һәм якын дустымны күрү миңа көч бирде. Бер уңайдан, спонсорларга бүләкләр өчен, оештыручыларга, безне әзерләүчеләргә тырышлыклары, түземлекләре өчен чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бу бәйге чынлап та бик кирәкле. Аның ярдәмендә киләчәктә мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә булыша алырлык актив татар яшьләре билгеле була. Мин дә бәйге тарихына кереп калуыма бик шатмын. Халкыбызның милли традицияләрен яшәтүгә үзләреннән өлеш кертүче татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашырга планлаштырам.

- Асия, син шәһәрдә үсеп, белем алган кыз. Татар телен мәктәптә дә үзләштермәгән. Ничек туган телеңдә шигырьләр яза алырлык тел байлыгы туплауга ирештең, аны киләчәктә дә баетырга теләгең бармы?

- Туган телгә мәхәббәтне миңа сабый чактан ук әбием сеңдергән. Ул гел татар телендә генә сөйләште, мәчеткә алып барды, намаз укырга өйрәтте. Бала вакытта болар шулай тиештер кебек тоелса да, үсә төшкәч, аларның синең тормышыңда никадәр әһәмияткә ия булганлыгын аңлый башлыйсың. Татар теле, әдәбияты белән танышуымны дәвам итәчәкмен, әле татарча шигырьләр язарга да уйлыйм.

- Рәхмәт, Асия. Тормыш һәм иҗат юлларыңда уңышлар юлдашың булсыннар.

Бар бит, бар милләтебез яшьләре арасында чын татар җанлы кыз-егетләр. Никадәр генә аларны орышсак та, урыс телендә сөйләшүләрен яратмасак та, тәнкыйтьне бер якка куеп, аларга юл күрсәтә белгәндә - нәтиҗәләр дә күренә. Әлбәттә, барысы да бер чара белән генә татарча сөйләшә башламас, тик аларның уйлары миллилек юлында, шөгыльләре мәдәни, тарихи байлыкларыбызны саклау юнәлешендә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836