#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Эшлисе эшләр күп әле”

последние и лучшие новости искусства в мире

13-7Төмән шәһәрендә туып, 43 нче мәктәбендә белем алган егетнең себер татар телендә чиста сөйләшүенә, аннары “В контакте” социаль челтәрендә аның себертатар телендә язган хатларын укып чын-чынлап сокландым. Әлбәттә, беренчедән бу – ата-ананың казанышы, аннары инде кешенең теләгеннән дә тора. Марат Азат улы Корманов үзендә туган телгә мәхәббәтне Яркәү районы, Түрәвылда яшәүче әбисе – Бибиһава Мадъяр кызы уятты дип әйтә. Үскәч, туган теленең киләчәге турында уйлана башлый, интернетта себер татарлары турында мәгълүматлар җыя, филология фәннәре кандидаты М.Сагидуллинның хезмәтләре белән кызыксына, озакламый аның үзе белән танышу бәхетенә ирешә. Туган теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә булган мәхәббәте аны шәһәр себер татарларының милли-мәдәни автономиясенә алып килә. Марат бүген бездә, редакциядә, кунакта.

- Марат, укучыларыбызны кыскача үзең белән таныштырып үтсәң иде?

- Мин 9 нчы сыйныфтан соң идарә һәм сервис институтында юрист һөнәре буенча белем алдым. Аны уңышлы тәмамлагач, югары белем алу теләге белән Россиянең эчке эшләр министрлыгының юридик институтына читтән торып укырга кердем. Шул ук вакытта шәһәрнең “Южный” сәүдә үзәгендә бүлек җитәкчесе булып эшли башладым. Моннан башка шәһәр депутаты Д.М.Абукинның ярдәмчесе вазифасын башкарам. Һәм февраль аенда мин шәһәр себер татар автономиясе рәисенең урынбасары итеп билгеләндем.

- Марат, аңлавымча, автономиянең төп максаты - себертатар телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үзен себер татары дип тоючы кешеләрне берләштереп шул юнәлештә эшләү?

- Әйе. Без интернетта төркем булдырдык, бүгенге көндә меңнән артык язылучыларыбыз бар. Биредә без себер татарларына кагылган яңалыкларны биреп барабыз. Аннары җырлар, шигырьләр, халыкның көнкүреш тормышын чагылдырган иске фотолар, тарихи материаллар урнаштырабыз. Язылучыларыбызның күбесе чит төбәкләрдә яшәүчеләр, ә Төмән яшьләре ни өчендер бик пассивлар.

- Ә яшьләрне бу эшкә тартыр өчен нинди эшләр алып барасыз?

- Шунысы сөенечле, өлкә татар Конгрессы үткәрә торган чибәрләр һәм батырлар конкурсларында кызлар һәм егетләр күбрәк себертатар телендә сөйләшә башладылар. Өлкә фольклор фестивале оештырыла – бу да үзебезнең нигезебезне кайтарырга, телебез, мәдәниятебез, тарихыбызны сакларга, үстерергә ярдәм итә. Бу көннәрдә узган автономия утырышында май аенда Түре елгасы тирәсендә өлкә күләмендә “Карга боткасы” чарасын үткәрү турында сүз барды. Аннары, 29 нчы ноябрь – Себертатар теле көненә багышлап конференция уздырырга әзерлек алып барыла.

Планнарыбыз күп һәм төрле, эшләргә теләгебез зур.

- Зур рәхмәт, Марат, уңышлар сезгә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836