#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фән белән кызыксынучы

последние и лучшие новости искусства в мире

17-13Аңа әле 20 генә яшь. Туган телен, мәдәниятен, халкын, туган ягын яраткан, “чың”лап торган матур тавышлы Сәрия Кәбирова быел Тубыл шәһәрендә узган шигърият бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә булды. Бәйгедән соң рухланып, ул үзенең язмышы фәнни юнәлеш белән бәйле булуы турында сөйләде.

- Мин Тубыл районы, Ләңче авылында тудым, Вәчир мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутының (Төмән дәүләт университеты филиалы) гуманитар факультетына укырга кердем. Икенче курстан фәнни юнәлеш белән кызыксына башладым.

Сазлыклар артында яшәүче себер татарларының лингвокультурологиясе, диалектлары, мифология темалары кызыксындырды. Себер татарларының изоляциясе нәтиҗәсендә бу темага архаик дөнья карашы сакланган, шуңа күрә бу юнәлешне өйрәнү бүген актуаль булып тора , - дип әңгәмәбезне башлады ул.

- Бу юнәлеш буенча мәкаләләр язып, фәнни-практик конференцияләрдә катнашканың булдымы?

- Мин 3 курста укыйм. Узган ел X нчы халыкара “Студентлар форумы-2018” фәнни-практик конференциясендә катнаштым. Монда минем хезмәтем “Иң яхшы фәнни эш” дип билгеләнде һәм мин диплом белән бүләкләндем. Минем фәнни җитәкчем - профессор Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина. Аңа олы рәхмәтемне белдерәм. Гүзәл апа мине фәнни юнәлеш белән кызыксындырды. Ул миңа киңәшләр биреп, дөрес максатлар куярга ярдәм итә. Аның җитәкчелегендә 2 елда төрле шәһәрләрдә узган Россия, халыкара, регионара фәнни–практик конференцияләрдә катнаштым. Фәнни темаларга мәкаләләр яздым, якташларыбыз белән очрашулардан, әңгәмә корулардан үзем өчен нәтиҗә ясыйм. Бу тема - тормышымның бүгенгесе дә, киләчәге дә дип уйлыйм.

- Дусларыгыз белән аралашканда нинди принципларга таянасыз? Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

- Кеше җаваплы булырга тиеш. Милли, мәгънәле мәдәни чараларда, бәйгеләрдә катнашырга яратам. Чаралар минем өчен кызык, эчтәлекле булсын. Дус кызлар белән кинога йөрибез. Мин үземне иҗади кеше дип тә саныйм. Буш вакытларымда матур әдәбият укырга, биергә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә яратам. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» төбәкара конкурсында катнаштым. Анда “Мәрхәмәтле кыз” номинациясендә җиңдем.

- Яшьтәшләрегезгә нинди теләкләр юллар идегез?

- Безнең бар да әле алда, дип йөргән чак. Шулай да, көннәребез, эшләгән гамәлләребез файдалы булсын, үкенеп түгел, горурланып сөйләрлек. Алдыбызга куйган максатларыбызга ирешергә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836