Материалы

Фен куллану чәчне майландыра

последние и лучшие новости искусства в мире

1. Башны юар алдыннан яхшылап тарагыз. Бу баш тиресендә кан йөрешен яхшырта, нәтиҗәдә чәчнең тамырлары шампунь һәм бальзамнан файдалы матдәләрне күбрәк ала.

2. Башыгызны җылы су белән юыгыз. Кайнар су май бизләрен активлаштыра, шуның аркасында чәчегез тизрәк майлана. Ә салкын су кан тамырларын кыса, бу шулай ук файдалы түгел, кан тамыры кысылгач, чәчләр туклана алмый.

3. Әгәр чәчегез тиз майлана икән, составында силиконнар булган шампунь кулланмагыз. Силиконлы шампунь чәчкә “пленка” япкан кебек, шуның аркасында чәч тизрәк майлана.

4. Шампуньны тиешле дәрәҗәдә кулланмау да чәчләр өчен зыянлы. Озын чәчләрне юар өчен 2 чәй кашыгы шампунь һәм бальзам кирәк, кыска чәчләр өчен берничә тамчы җитә.

5. Шампуньны чәчкә сыламагыз, иң элек учка кирәкле кадәр күбек ясагыз. Аннан соң чәчнең озынлыгы буйлап таратыгыз.

6. Чәчне юганда баш тиресенә массаж ясарга онытмагыз.

7. Бальзам һәм кондиционерны баш тиресенә сөртмиләр. Шулай ук аны инструкциядә күрсәтелгән вакыт аралыгында гына чәчтә тотарга кирәк.

8. Чәчне юганга караганда, өч тапкыр озаграк чайкагыз. Соңыннан салкынча су белән чайкагыз, ул чәчне ялтыравыклы итә.

9. Юеш чәчне сөлге белән толымнарга бүлеп сөртегез дә, чәчне төреп, 20 минут көтегез. Юеш чәчне тарарга ярамый.

10. Киптергәндә фен кулланмаска тырышыгыз. Коры һава май бизләрен активлаштыра һәм чәч тизрәк майлана.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума