#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Физик һәм рухи яктан сәламәт булыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөнья яратылганнан бирле менә шундый хәл күзәтелә: яхшылык белән начарлык җир буенча әйләнеп йөриләр. Мәсәлән, берәрсе кемгә булса да яхшылык эшләсә, яхшылык күргән кеше шатлыгыннан тагын берәрсенә шулай ук игелек күрсәтәчәк. Шулай яхшылык белән генә барса иде дә бит дөньясы! Тик начарлыкның да әйләнеп йөрүе ешайганнан ешая бара. Мәсәлән, әгәр дә урамда, эштә, гомумән, кеше арасында берәрсе әшәке сүз әйтсә, күпчелек аннары ачуын башка кешедән ала; әгәр дә берәрсен алдаласалар, аңа хыянәт итсәләр, ачудан берәр башка кешенең дә тормышын җимерәсе килгән вакытлары булгалый. Менә шундый очракларда инде начарлыкны туктатырга, аның юлын кисәргә кирәк.

Психологлар берничә ысул тәкъдим итә:

1. Сүндерү. Мәсәлән, берәр кеше сезгә карата җикеренә башласа, күз алдына теге кешенең эченнән чыккан “утны” су сибеп сүндергән кебек итеп китерегез. Әйе, бу очракта җавап итеп аңа да кычкырасы килер, тик бу вакытта агрессив кеше өчен җавап итеп әшәкелек ишетү – үзе бер азык кебек. Онытмагыз, кешенең эче ни белән тулы, авызыннан шул агыла, диләр. Шуңа күрә “утны сүндереп”, тыныч кына җавап кайтарырга кирәк.

2. “Көзге” кую. Агрессив кешене очраткан саен, үзегезнең арага эчегездән генә “көзге куйган” кебек булыгыз. “Көзге”, әлбәттә, аңа карап торырга тиеш. Аның тарафыннан чыккан начарлык сезгә кагылмыйча, кире аның үзенә әйләнеп кайтырлык итеп.

3. Тик бер үк начарлыкларны күңелегезгә кертмәгез, йөрәгегезгә якын алмагыз! Без бит урамга чыгып чүп чиләгеннән кеше шакшысын өйгә алып кермибез. Шулай ук кешенең эмоциональ пычрагын да үзебезнең эчебезгә алып, өебезгә, якыннарыбызга алып кайтасы түгел! 

Менә шул, яхшы гамәлләр кылудан тыш, начарлыкны да сүндерә белергә кирәк. Физик һәм рухи яктан сәламәт булып яшик, бәхетле булыйк!

А.ЯФИЗОВА. (“Бәхетле керпе”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836