#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Футбол кырында да бик кызу булды

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1514 июль көнне Төмән районы, Олы Акъяр авылында “ТТ кубогы” футбол турниры узды.

Әлеге очрашуны Төмән өлкәсе татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге оештырды. Осталыкларын дәлилләргә Ялутор шәһәре, Кече һәм Олы Акъяр, Турай, Шыкча, Индрәй, Явызбы, Талымхан, Яңа Атъял, Утрау, Бурбар авылларыннан 11 команда җыелды. Турнирның ачылу тантанасында командалар, кунаклар, җанатарларны сәламләп өлкә татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге рәисе Зөфәр Мөхәммәтшин, Ялутор шәһәре мәчете имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов, авыл мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин һәм Төмән шәһәренең 6 нчы микрорайоны иҗтимагый үзидарә рәисе Владимир Асянов чыгыш ясадылар.

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге ярышның төп максаты җиңү яулап бүләкләр оту гына түгел, ә үзара аралашып, танышып, регионыбызда татар яшьләрен берләштерү дә иде. Шуңа да: “Татарлар – без бер халык”, - дип басым ясады Әмир Илдар улы үзенең ялкынлы чыгышында. Ярышларның төп өлешендә командалар өчен җирәбә салынды, аның нәтиҗәләре буенча командаларны 3 төркемгә бүлделәр. Матчлар 6х6 форматында, һәр таймда 7шәр минут барды. Турнирны ачып җибәрү бәхете Яңа Атъял белән Бурбар авылы командаларына насыйп булды. Төркем этабыннан соң, ярышучыларны гына түгел, җанатарларны, кунакларны да саф һавада, зур казанда пешкән тәмле пылау белән сыйладылар.

Төркем этаплары нәтиҗәләре буенча ярым финалга Кече Акъяр, Яңа Атъял, Индрәй һәм Ялутор шәһәре командалары чыктылар. Менә нәкъ шунда иң кызу мәл башланды да. Һава торышы болай да эссе булып, термометр баганалары 33 градус күрсәтсә, ярым финал уеннары икеләтә кызулык өстәде. Күпме тырышсалар да, ике матч та уртак нәтиҗә белән тәмамланды. Шул сәбәпле, җиңүчеләрне пенальтиләр сериясе билгеләде. Яңа Атъял командасы кечеакъярлыларны 2:1 исәбе белән, ә Ялутор шәһәренекеләр индрәйлеләрне 3:2 исәбе белән җиңделәр. 3 нче урын өчен көрәшүче Кече Акъяр һәм Индрәй командаларының уены беренче минутында ук чишелде. Кечеакъярлылар уен башлану белән индрәйлеләр капкасына туп керттеләр. Индрәй командасына исәпне тигезләргә күпме мөмкинлек булса да, алар аны куллана алмадылар. Ә 1 урын өчен барган финал уены тамашачыларны дәртләндерде генә. Командаларның берсе дә җиңелергә теләмәде, шуңа төп вакыт 0:0 исәбе белән тәмамланды. Җиңүчеләрне тагын да пенальтиләр сериясе белән билгеләргә туры килде. Яңа Атъял командасы 3:2 исәбе белән җиңү яулады. Шулай итеп 1 урынга - Яңа Атъял, 2 урынга - Ялутор шәһәре, 3 урынга - Кече Акъяр авылы командалары чыктылар. Отучыларны бүләкләгәннән соң, шәхси бүләкләр дә тапшырылды. “Иң яхшы капкачы” дип Дамир Гисматуллин (Кече Акъяр) билгеләнде. “Иң яхшы сакчы” исеме Руфат Әмировка (Яңа Атъял) бирелде. “Иң яхшы һөҗүмче” исемен Азат Мәхмүтов (Ялутор шәһәре) алды. “Иң яхшы бомбардир” дигән мактауга Изил Галиев (Кече Акъяр) лаек булды. “Кыйммәтле уенчы” дип Артур Назыйров (Яңа Атъял) билгеләнде. Шулай ук турнирда катнашкан һәр спортчы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Турнирның ябылу өлешендә өлкә татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге вәкиле Ильяр Мәхмүтов, Төмән шәһәренең 4 микрорайонының иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ринат Хаиров ярышны уздыруда ярдәм иткән, дустанә атмосфера булдырганнарга һәм ярышчыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Шунысы да сөенечле: спорт ярышлары моның белән төгәлләнмәячәк, киләчәктә волейбол, бокс һәм башка спорт төрләре буенча турнирлар оештырылачагы көтелә.

Регина ТИМЕРБАЕВА, Төмән районы, Акъяр авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836