Материалы

Гореф-гадәтләрне саклап

последние и лучшие новости искусства в мире

4-72005нче елдан башлап Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре борынгыдан килгән йолаларны яңадан кайтару максаты белән “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сөмбел” кебек милли бәйрәмнәрне уздыра башладылар. Гомумән, әлеге иҗади коллектив төрле яңа, кызыклы массакүләм чаралар уйлап табып үткәрергә оста. Мәсәлән, үткән 2017нче елда райондагы татар авылларында яшәүче халык күчмә мәдәният комплексы уздырган “Нардуган” бәйрәмен озак истә тотар. Аннары 29 декабрь көнне Рауды, 30 декабрь көнне Калмаклар авылларында Чыршы бәйрәме, 5 январьда Күлавыл һәм Бумаер, 6 январьда Кактамак авылларында “Нардуган кояшы бәйрәме” уздырылды.

Нардуган бәйрәме барышында балалар әлеге мәҗүсилек бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Бәйрәм программасы төрле шаян, кызыклы бәйге-ярышлар һәм авылның иң күп сөт тапшыручы гаиләләренә кунакка бару белән баетылды. Эшмәкәр Зөфәр Рәшит улы Аллаяров тарафыннан әзерләнгән Кыш бабай бүләгенә Зиганшиннар, Садыйковлар, Исхаковлар, Сайфуллиннар, Калиевлар гаиләләре лаек булдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума