- Акыллы кеше шул булыр: кулындагын алдырмас, кеше саен тукталып, юк сүз тыңлап каңгырамас. Барыннан да берсе шул: бүгенге эшен таңга калдырмас.
- Яхшы белән юлдаш булсаң, җитәрсең син моратка. Яман белән юлдаш булсаң – калырсың син оятка.
- Алдый белмисең икән - алдама. Бер тапкыр ялган сөйләсәң, тугыз тапкыр дөресен сөйләсәң дә ышанмаслар.
- Ашаганда - колагың селкенсен, эшләгәндә - йөрәгең җилкенсен. Сиңа карап башкаларның батырып эшлиселәре килсен.
- Яшь һәм тәҗрибәсез кеше - беләгенә ышаныр, тәҗрибәле олы кеше - белгәненә ышаныр.
- Ат яхшысы - тездән билгеле, егет яхшысы - сүздән билгеле. Атның даны - егет кулында, егетнең даны - үз кулында.
- Кеше шәмен сүндерүдән генә үзеңнекесе янмый яхшырак. Кеше яктысына үрелгәнче, үз яктыңны саклау яхшырак.