Материалы

Халыкара бәйгедә җиңүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

52-10Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Нур” әдәби-сәнгать түгәрәгенә йөрүче Алисә Баганаева, укытучысы Рузалия Корманалиева белән Төмән шәһәрендә узган “Себер чишмәләре” Х нчы Xалыкара халык мәдәнияте бәйгесендә катнашып, 1 нче урынга лаек булдылар. Нәфис сүз осталары номинациясендә читтән торып катнашучылар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр сөйлиләр. Рузалия Нариман кызы бәйгедә Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” хикәясеннән өзекне сәнгатьле итеп, эчтәлеген, авторның хисләрен тыңлаучыларның күңеленә җиткереп башкарды.

Алисә Борис Васильевның “А зори здесь тихие” әсәреннән өзек сөйләде. Талантлы кыз 12 нче мәктәптә 8 сыйныфта укый. Ул сәләтле җырчы да, биюче дә. Быел Халык мәдәнияте бәйгесендә нәфис сүз номинациясендә катнашып, яңа үрләр яулады. Алисәнең җитәкчесе себер-татар мәдәният үзәгендә “Нур” әдәби-сәнгать түгәрәген алып баручы Рузалия Нариман кызы: ”Балалар иҗади түгәрәктә татарча сөйләшергә өйрәнәләр, шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗаты белән танышалар. Сәхнәләштерелгән күренешләрдә бик теләп катнашалар. Алисә татар теле түгәрәгенә 2012 нче елдан йөри. Хәзерге көндә дистанцион укытуга күчтек, онлайн форматта узган бәйгеләрдә катнашабыз. Тирән белем алу өчен балаларга тырышып укырга, күп көч куеп һәм зур теләк белән эшләргә кирәк. Бездә кече яшьтәге һәм яшүсмерләр өчен махсус программа буенча балалар өстәмә белем алалар. Бу бәйгедә Алисәбез сынатмады! Без аны чын күңелебездән җиңү яулавы белән котлыйбыз! Туган теленә, сәнгатькә мәхәббәт уяткан аның әти-әнисенә дә рәхмәтләребезне белдерәбез“, - диде.

Балаларны сәнгатькә тарту, алар арасында талантларны барлау, ачыклау, үстерү өчен иҗади бәйгеләр бик кирәк. Мондый катлаулы чорда яшь буынны татар шигъриятенә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүче укытучыларга киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума